tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023нче елда Татарстанда 19 мәчет ачылды
2023нче елда Татарстанда 19 мәчет ачылды

2023нче елда Татарстанда 19 мәчет ачылды

Үткән елда Татарстан күләмендә 19, шул исәптән башкалабыз Казанда 2 яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Алар арасында берничә дистә кеше сыйдырышлылары да, йөзәрләгән кеше кереп намаз укый торганнары да бар. Республикабызның Чүпрәле, Актаныш, Әлмәт, Питрәч районнарында икешәр, Әтнә, Яңа чишмә, Арча, Ютазы, Алабуга, Балык бистәсе, Азнакай, Мөслим, Балтач, Казанның Киров-Мәскәү һәм Вахитов-Идел буе районнары мөхтәсибәтләрендә берәр иман йорты ачылды. Шунысы игътибарга лаек: мәчетләр комплекс рәвешендә, үзендә намаз уку мәйданчыкларын гына түгел, ә уку классларын, мәҗлесләр үткәрү өчен заллар, ашханәләр, никах үзәкләре, кибетләр, корбан чалу урыннары, мәетханәләр, имам йортларын да сыйдырып төзелә.

Татарстанда ислам инфраструктурасын 2023нче елда 2 мәгърифәт үзәге дә тулыландырды. Үткән елда Кама тамагы һәм Яңа чишмә мөхтәсибәтләрендә Мәгърифәт үзәкләре ачылды.

Татарстан мөселманнары өчен төрле җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләре саны арту да зур бүләк булды. Узган елны алар Республика клиник хастаханәсендә, Казанда хәрби госпитальдә, Г.Тукай  исемендәге Казан Халыкара аэропортында, Алабуга Үзәк район хастаханәсендә, Казанның 20нче поликлиникасында мүсаллә ачылды.

Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 1582 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*