tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2024 елда Кырым Республикасында Федераль Сабантуй узачак
2024 елда Кырым Республикасында Федераль Сабантуй узачак

2024 елда Кырым Республикасында Федераль Сабантуй узачак

Бүген Кырым Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев республика Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр Кырымда татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының ел саен Россиянең федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән округ утырышлары үткәрүен, һәм 2022 елда Кырымда Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар активын җыярга теләген белдерде.

Сөйләшү барышында Васил Шәйхразыев 2024 елда Кырым Республикасы территориясендә Федераль Сабантуй уздыру мөмкинлеге турындагы мәсьәләне дә кузгатты. Моңа Сергей Аксенов уңай җавап бирде һәм Кырымның Россия белән кушылуына 10 ел тулу кысаларында узачак чараны оештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышачагын белдерде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев, Татарстан белән Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек турында соңгы килешү 2014 елда төзелгән булуын, һәм бүгенге көндә яңа килешүне эшләү өстендә эш башланганын да ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*