tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлык статусын яклый
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлык  статусын яклый

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлык статусын яклый

Бөтендөнья татар яшьләренең VI Форумы барган вакытта, дөньядан җыелган татар яшьләренә Татарстан, Казан, татарлар, Татарстанда Президентлык статусы турындагы фикерләрен белештек. Фикерләрнең кайберләре:

Җәлил Ахунҗанов- Казахстан, Семи шәһәре Казан – ул безнең йөрәгебез. Мин Татарстанның башкаласына бик теләп, яратып киләм. Татарстан дөньяда үзен танытып килә. Без горурланабыз. Безгә, ягъни Татарстанга үз Президентыбыз кирәк дип саныйм. Минем фикергә башкалар да кушылыр дип ышанам. Татарстанда барысы да әйбәт, барысы да ошый. Киләчәктә дә шулай булыр.

Таһир Хөсәенов – Башкортстан, Уфа шәһәре Татарларга Президент кирәк. Ул төрле җирләргә сибелгән халкыбызны берләштерә. Татарстанның башкаласы архитектура үрнәкләренә бай. Сокланып карап йөрдем. Киләчәктә Казанга килеп университетта белем алырга җыенам.

финляндия Әмир

Әмир Вафин – Финляндия, Хельсенки шәһәре Мин Татарстанның башкаласына беренче тапкыр 17 яшьтә килдем. Бер ел КДУда укыдым да. Биредә минем дусларым күп, рәхәтләнеп ял итәм, туган телемдә аралашам. Татарстан белән идарә итү өчен  Президентлык статусы кирәк. Ул идарә итү институты. Мин татарстан Президентының чыгышларын карап барам, кайсы илләргә булган сәяхәтләрен күзәтәм. Ул әле Сингапурда, әле Төркиядә, әле Мексикада, әле кая. Республикага инвестиция кертә, килешүләр төзи. Татарларны дөньяга танытырга тели, тырыша. Татарстан өчен бик изге гамәлләре кыла, файдалы эшләр эшли. Татарстанга җитәкчелек итү өчен Президент статусы  бик кирәк дип уйлыйм, аның булуы белән горурланам.

Әдилэ

Әдилә Сафа – АКШ, Сан-Франциско Татарстан үзе бер. Монда барлык милләтләр дә дус-тату яши. Казанга килеп төшешкә мин үз ана телемне ишетәм, алай гына да түгел Истамбулда аэропортта ук татар теле ишетелә башлый. Шуңа куанам. Мин дә рәхәтләнеп үз телемдә аралашам. Шушындый мөмкинлек тудырган, Форумнарга җыелып без татар яшьләренә аралашырга мөмкинлек булдырган Татарстан Президентына бик зур рәхмәт әйтәм. Безгә, ягъни татарларга үз Президентыбыз, Татарстан президенты  бик кирәк.

Җәмил Яһудин, Ренат Ихсанов, Денис Гафуров – СарытауСАРАТОв

Татарстан аерым бер республика булып, анда Президент статусы, аның идарәсе сакланырга тиештер. Татарстан үзе бер бит ул. Без дә татар булуыбыз белән Татарстанга карап горурланабыз. Менә Форумга да бик теләп килеп, эшен дә яхшы бәялибез. Казаннны да күреп куандык. Архитектурага бик бай шәһәр.Урамнары киң, хәтта бишәр рәт булган юллар да бар, юлларыгыз да әйбәт. Тәртип сакчылары да күп Казанда, алар тәртип бозарга юл куймаслар. Барыгызга да рәхмәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*