tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 3-4 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак
3-4 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак

3-4 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак

3-4 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак. Күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал.
Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлү кирәк.

КӨНОЗЫН
– Су турында китаплар күргәзмәсе;
– “Су Анасы”. Татьяна Лепп — Мәскәүдә эшләүче Чаллы фотографының татар әкиятләренә багышланган циклының беренче өлеше;
– “Казансу”. Казан фотографлары заманча һәм архив сүрәтләр ярдәмендә су турында сөйли;
– Казансуны күзәтү — террасага килеп, телефоныгызны сүндереп, елгага карап, детокс кичерегез;
– Сабыйлар өчен остаханәләр һәм интерактив уку.

3 АПРЕЛЬ

▫️12:00 “Казан сулыклары” – булган һәм югалган: Марк Шишкин экскурсиясе
Лекторий (күргәзмә залы)
▫️14:00 “Кече елгалар”. Рәмис Латыпов лекциясе
▫️14:40 “Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе”. Гүзәлия Гыйматдинова лекциясе
▫️15:20 “Водные объекты города Казани и их состояние”. Нәфисә Минһаҗева лекциясе.
▫️16:00 “Сугыштан соңгы чорда су хәләте”. Әлфия Гәлләмова лекциясе
▫️16:40 “Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш”. Лилия Габдрәфыйкова лекциясе
▫️17:20 “Су – нигъмәт”. Айдар Хәйретдинов лекциясе

Кино (конференц-зал)
▫️18:30 “Акварель”. Виктор Косаковский фильмы.
▫️20:00 “Татарстан. Страна четырех рек” хроникасы + qaynar төркеменнән импровизация-аккомпанемент

4 АПРЕЛЬ
▫️12:00 “Казан сулыклары”. Марк Шишкин экскурсиясе.
▫️13:00 “Су” китапчыгын тәкъдим итү (күргәзмә залы) – су турындагы архив материаллары, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар.
▫️14:00 “Су янында яшәү” (күргәзмә залы). Елгалар һәм күлләр белән бәйле истәлекләр сөйләргә, аларны аудиога яздыртырга чакырабыз.
▫️14:00 Пластинкалар тыңлау һәм ноталар күргәзмәсе (музыка залы).
▫️16:00 “Су кайтавазы” перформансы. Биючеләр өчен “ватык телефон”да без 50 кешене катнашырга чакырабыз. Биюче булу мәҗбүри түгел, ләкин үзеңнен ничек хәрәкәтләнә алуыңны белү хуплана.
▫️17:00 Әдәби уку: сулыклар турында язучылар ниләр язган – конференц-залда махсус чакырылган кунаклар катнашында нәфис сүз кичәсе.
▫️18:00 Эмбиент концерты: Transplanetary Spaceship, Taturas, Mostapace, Marat Suleimanov, Phisonsoid, Ocelotus (MOÑ).

ТР Милли китапханәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*