Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды
Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды

Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды

Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды. Анда өлкә олимпиадасында җиңү яулаган сигез укучы катнашты.

«Өлкәбез мәктәпләренең аеруча сәләтле укучылары институт аудиториясендә очрашып, татар теленнән белемнәрен исбатлады, тел белеменең төрле тармакларына караган биремнәрне үтәде, бүгенге көн өчен актуаль темаларга кыска күләмле иншалар язды»,- ди мәгариф үсеше институтының милли телләр буенча баш белгече Әлфия Абутдинова.

Төбәкара олимпиадада җиңү яулаган укучылар исемлеге дә билгеле. Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Раилә Назирова (укытучысы – Нәсиха Ягудина) – татар теле буенча, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Гөлназ Ханафиева һәм 11 сыйныф укучысы Алина Сәмигуллина (укытучылары – Гүзәл Сәмигуллина) татар әдәбияты буенча призер исеменә лаек булдылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*