tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 май «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты уза
30 май «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты уза

30 май «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты уза

30 май көнне сәгать 18:30 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр барлыгы 3557 видеоязма кабул ителде. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче булды.

Эшләрне олпат жюри әгъзалары бәяләде: Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Резедә Сәләхова, Илдар Кыямов һәм Илсөяр Иксанова.

Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*