tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «823 чакрым» фильмының беренче өлеше төшерелде
«823 чакрым» фильмының беренче өлеше төшерелде

«823 чакрым» фильмының беренче өлеше төшерелде

Татарстан Республикасы Саба районы Корсабаш авылында «823 чакрым» тулы метражлы сәнгать фильмының  беренче өлешен  төшерү тәмамланды.

«Фильмда буыннар бәйләнешен югалту һәм хәзерге заман яшьләре күзлегендә “кече ватан”ның әһәмиятен күтәрү», – дип ассызыклады картина режиссеры Әмир Галиәскәров.

Кинокартина татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» әсәрләре мотивлары буенча төшерелә.

Төшерү Казанда август башында дәвам итәчәк.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*