tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абай өлкәсе татарлары бүген ничек яши?
Абай өлкәсе татарлары бүген ничек яши?

Абай өлкәсе татарлары бүген ничек яши?

Бүген, 23 августта, Семей шәһәренең Татар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шайхразыев җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Биредә Абай өлкәсендә яшәүче татарларның социомәдәни эшчәнлек хакында сөйләштеләр.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Надежда Шарова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә милләтара аралашуны саклау төп бурыч булып тора. “Семей шәһәрендә күп милләт вәкилләре дус-тату яшиләр. Әмма татарлар – иң активлары. Алар башкаларга үрнәк булып торалар”,- диде Шарова.
Бүгенге очрашу узган Татар сәнгать мәктәбендә татар халкының мәдәни мирасын актив рәвештә үстерәләр. 30 ел дәверендә укучылар шәһәр, өлкә, республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашалар. Балалар музыкаль белем ала һәм татар халкының җыр һәм бию сәнгатен тирәнтен өйрәнә. Чыгарылыш сыйныф укучылары ала торган аттестат теләсә кайсы урта махсус уку йортына керү хокукын бирә. Мәктәп базасында шәһәр мәдәният сараеның татар халык ансамбльләре: «Истәлек» фольклор-этнографик ансамбле, «Илһам» баянчылары, «Иртыш моңнары» җыр һәм бию ансамбле репетиция ясый.
Очрашуда катнашкан Абай өлкәсенең татар иҗтимагый үзәге рәисе Җәлил Ахунҗанов Семей шәһәре үсешендә татарларның роле турында чыгыш ясап, җирле татарлар тарихының музеен булдыру кирәклеген ассызыклады.
Эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хаҗипов киләсе Иртыш буе Сабантуен тиешле дәрәҗәдә уздыруга өметен баглады. “Алда зур, жаваплы бурыч тора”, – диде эшмәкәр.
В.Г. Шәйхразыев милләттәшләрнең милли гореф-гадәтләрне ныгытуга юнәлтелгән инициативасын хуплады һәм Бөтендөнья татар конгрессы аларга һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук күптән түгел узган Съездны да искә төшерде. Шунысы да аерым игътибарга лаек, Казахстан делегациясе чарада иң зурлардан булып саналды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*