tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан Республикасында яңа Татар сәнгать мәктәбе ачыла
Казахстан Республикасында яңа Татар сәнгать мәктәбе ачыла

Казахстан Республикасында яңа Татар сәнгать мәктәбе ачыла

Казахстанда бердәнбер Татар сәнгать мәктәбе 2022 елның 10 сентябрендә яңа бинада эшли башлаячак. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Мәктәп быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.Татар сәнгать мәктәбенә профессиональ музыкант, баянчы, педагог, композитор-җырчы һәм татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов нигез салган.

Элек уку йорты балалар бакчасы территориясендәге борынгы бинада урнашкан иде. Ләкин узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына  яңа бина бүләк итте.

Хәзерге вакыттта мәктәп зур, яхшы һәм якты бинада урнашкан. Анда төрле милләт балалары белем ала. Биредә татар, казах, рус, яһүд, алман, әрмән һәм башка милләттән булган 250ләп укучы  төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнәләр.

Сәмәй шәһәрендә урнашкан Татар сәнгать мәктәбе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев  танышты.

Исегезгә төшерәбез, 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*