tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абхазиянең Пицунда шәһәрендә халыкара “Кара диңгез легендалары” XXXVII иҗат фестивале узды
Абхазиянең Пицунда шәһәрендә халыкара “Кара диңгез легендалары” XXXVII иҗат фестивале узды

Абхазиянең Пицунда шәһәрендә халыкара “Кара диңгез легендалары” XXXVII иҗат фестивале узды

Анда Ютазы районының балалар иҗат үзәгенең “Сөембикә” хореография коллективы тәрбияләнүчеләре катнашты.

Коллектив солисты Камелия Мөхәммәтҗанова “Халык биюләре” номинациясендә кече яшь категориясендә II дәрәҗә лауреат булды.

Солист Самира Низамова “Халык стилизациясе” номинациясендә кече яшь категориясендә II дәрәҗә лауреат булды.

Педагог Әхмәдышина Альбина Вагыйз кызы “Талантлар салюты” балалар һәм яшьләр иҗатын үстерү автономияле коммерцияле булмаган оешмасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фестивальдә катнашучылар бию осталыгында ярышып кына калмадылар, Кара диңгез ярында ял итү мөмкинлеге дә алдылар.

Коллективны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.

jutaza.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*