tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бишкек шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Бүген “Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» республика иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары  белән очрашу булды.

Очрашу формаль булмаган шартларда узды. Оешманың җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова  үзләре оештырган проектлар турында сөйләде, кунакларны үзәк активы белән таныштырды. «Туган тел» мәдәни үзәге Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәдә тора. Берләшмә әгъзалары мәдәният һәм мәгариф хакында докладлар белән чыгыш ясадылар, яшьләр сәясәте һәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр, шулай ук татар хатын-кызлары оешмалары турында сүз барды.

Васил Шәйхразыев кунакларга Кыргызстан белән Татарстан арасындагы  тыгыз элемтә булуын, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее узачагын искәртте. Шулай ук ул «Туган тел»нең иң актив чит ил оешмаларының берсе булуын билгеләп үтте.

Биредә киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Киләсе елда “Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» республика иҗтимагый берләшмәсе үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә, шулай ук Чыңгыз Айтматов исемендәге укулар уздыру да планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*