tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абитуриент колагына: 2015 елда Татарстан югары уку йортларына керү өчен 2 меңнән артык бюджет урыны артачак
Абитуриент колагына: 2015 елда Татарстан югары уку йортларына керү өчен 2 меңнән артык бюджет урыны артачак

Абитуриент колагына: 2015 елда Татарстан югары уку йортларына керү өчен 2 меңнән артык бюджет урыны артачак

2015 елда республикадагы югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 14488дән 16588гә кадәр артачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Брифингта катнашучыларны сәламләп, Андрей Поминов, бүгенгә республикада 71 белем бирү оешмасы эшли, алар югары белем бирү программасы буенча әзерлек алып бара, дип белдерде.

2015 елда республика югары уку йортлары өчен 16588 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Узган ел 14488 бюджет урыны булган. “Шуны аңларга кирәк, 16588 бюджет урынының барысы да мәктәп тәмамлаучылар өчен түгел, аларның бер өлеше магистрлык программаларына каралган”, -дип ачыклык кертте Андрей Поминов.

Ул ассызыклаганча, югары уку йортына керү өчен документлар 19 июньнән 24 июльгә кадәр кабул ителәчәк. 27 июльдә югары уку йортының рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында укырга керергә теләүчеләрнең исемлеге урнаштырылачак. 30 июльдә кабул итү имтиханнарыннан башка (аерым категория абитуриентлар, олимпиадада катнашучылар һ.б.) укырга керүчеләр турында приказ булачак. 4 һәм 7 августта гомуми конкурс буенча укырга кергәннәр турында приказ урнаштырылачак.

Андрей Поминов максатчан кабул итү мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Мәгариф өлкәсендә югары уку йортларына максатчан кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе турында белдерде. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында ике килешү төзелә: абитуриент һәм эш бирүче арасында, югары уку йорты һәм эш бирүче арасында. Хәзер муниципаль районнар эш бирүчеләрдән гаризалар җыеп, 1 апрельгә кадәр районнан укырга керергә теләүчеләр исемлеген төзи. 1 майга кадәр әлеге исемлекләр тармак министрлыкларына җибәрелә, 10 майга кадәр министрлыклар гомуми исемлекне югары уку йортына җибәрә. Югары уку йорты 20 майга кадәр бюджет нигезендә ничә урын бүлеп биреләчәге турында аларга җавап кайтарырга тиеш”, – дип өстәде Андрей Поминов.

“Федераль нормалар нигезендә, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15% бүлеп биреләчәк. Югары уку йортларының, эш бирүчеләрнең яисә муниципалитетларның аерым гаризалары буенча кабул итүнең контроль цифрлары сизелерлек артырга мөмкин”, – дип ышандырды Андрей Поминов.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*