tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык Университет һәм URBANTATAR хикәя язарга өйрәтәләр
Ачык Университет һәм URBANTATAR хикәя язарга өйрәтәләр

Ачык Университет һәм URBANTATAR хикәя язарга өйрәтәләр

Беренче татар университеты Ачык Университет һәм URBANTATAR Яр Чаллы яшьләре берләшмәсе «Әдәби лаборатория. Хикәя язабыз» — татар телендә проза ясарга теләүчеләр өчен практик курс тәкъдим итәләр.

Әлеге курс әдәби әсәрнең тема белән идеясен барлаудан, материал туплаудан башлап, нәшрият белән эшләүгә кадәрге белемнәрне колачлый.

Курс башында Луиза Янсуар «заманчалык» төшенчәсенә ачыклык кертә, Айгөл Әхмәтгалиева әсәргә материал сайлау турында сөйли. Эпик сюжет структурасын Әлфәт Закирҗанов аңлатып китә.

Темалар әдәбият өлкәсе белән генә чикләнми. Кино сәнгате белән параллельләрне Рәмис Нәҗмиев уздыра. Режиссер карашын Айдар Җәббаров яктырта. Шәһәрнең заманча музыкада чагылышы һәм шәһәр кодларын өйрәнү ысуллары турындагы фикерләре белән Рәдиф Кашапов бүлешә.

Үзең өчен генә язмыйча, әсәрне дөньяга ирештерү, нәшриятлар белән эшләү турында Гүзәл Хәсәнова бәян итә.

Шулай ук, курс кысаларында мөстәкыйль рәвештә, заманча татар әдәбияты һәм театры торышын аңлау өчен, «Ачык университет» проектының «Заманча татар мәдәнияте» курсын карау тәкъдим ителә.

Әлеге курс Чаллы шәһәрендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырылган әдәби лабораториягә нигезләнә.

Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация күтәрү таныклыгы тапшырыла.

 Курсны үтү өчен:

  1. tatar сайтында аккаунт булдырырга кирәк. Уң якта “керү” кнопкасы бар, шунда басарга һәм “аккаунт булдырыйк” бүлегенә керергә;
  2. Курслар исемлегеннән кирәкле курсны табырга һәм “башларга” дигән кнопкага басарга;
  3. Лекцияләр видео форматта куелган. Һәр модульдән соң тест биремнәре бар;
  4. Курсны үтеп бетергәч электрон сертификат тапшырыла. Квалификация күтәрү өчен документ кирәк булса, [email protected] электрон почтасына языгыз.

Элемтә өчен контакт: Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе, проект менеджеры Зөһрә Вилданова 89376180409.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*