tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Пермь крае Губернаторы администрациясе җитәкчесе белән очрашты
Милли Шура рәисе Пермь крае Губернаторы администрациясе җитәкчесе белән очрашты

Милли Шура рәисе Пермь крае Губернаторы администрациясе җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Пермь краена эш сәфәре кысаларында, Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесе Л.В. Политов белән очрашты.

Шулай ук, очрашуда  Пермь крае губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Анастасия Субботина, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәлил Фәрвазетдинов катнаштылар.

Васил Шәйхразыев шәһәр җитәкчелегенә округ утырышларын оештыруда ярдәм итү өчен рәхмәтен җиткерде. Мондый очрашуларның үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек тудыруын ассызыклады. Моннан тыш, Милли Шура рәисе  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм киләчәктә планлашытырлган чаралар турында мәгълүмат бирде. Алар арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багылшанган чаралар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу, Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел һ.б.

Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе Леонид Политов Пермь краенда 115 меңгә якын татар яши, һәм бу Татар милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлеккә нигез булып тора, дип ассызыклады. Васил Шәйхразыев субъектлар арасында килешү 1998 елда төзелүен һәм хәзер аны яңарту мәсьәләсе каралуын билгеләп үтте.

Утырышта шулай ук Барда районы һәм Татарстан районнары арасындагы тыгыз хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру мәсьәләләре дә каралды. Бу шулай ук ике субъектның хезмәттәшлеге өчен дә нигез булыр иде. Моннан тыш, очрашуда Пермь мәктәпләрендә татар сыйныфларын булдыру, киләчәктә татар мәктәбен ачу мәсьәләсен дә күтәрелде. Укучыларның ата-аналары белән аралашу – татар иҗтимагый оешмалары алдына куелган максат. Бүгенге көндә Пермьдә 35 мең татар яши.

Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе Леонид Политов билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр каралачак һәм аларны хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*