tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде
«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

«Аэрофлот» компаниясенең татар әдәбияты классигы Муса Җәлил хөрмәтенә аталган лайнеры әлеге исем бирелгәннән соң кичә Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан тәүге рейска кузгалды.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең федераль һәм Мәскәү хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Аэрофлот»ның герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелгән лайнеры рейска кузгала. 2019 елның декабрендә @rusminnikhanov (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Т-и иск.) авиакомпания җитәкчелегенә шундый инициатива белән чыккан иде. Һәм менә нәтиҗәсе!» – дип язган журналист.

Газалиева шулай ук очкычка Советлар Союзы Герое исеме бирелү «Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк» дип атады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*