tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Агачтан мәчет макетларын ясаучы оста
Агачтан мәчет макетларын ясаучы оста

Агачтан мәчет макетларын ясаучы оста

Күлавылда яшәүче Харис Хәлидуллинны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул – абруйлы тракторчы, балта остасы, хөрмәтле гаилә башлыгы. Ә соңгы елларда ул үзен алтын куллы сәнгать остасы итеп танытты. Өлкә бәйге-фестивальләрендә уздырылган декоратив-кулланма сәнгать номинациясендә агачтан ясалган татар авыл мәчетләре макетларын тәкъдим итеп, гел призлы урыннар яулап тора.

Ә бу көннәрдә Харис Калбай улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олуг юбилее белән котларга туганнары, авылдашлары, район социаль хезмәт күрсәтү оешмасыннан, авыл ветераннар советыннан вәкилләр килделәр. Ә Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Кунакларны Харис абый белән Асия апа бик җылы, күтәренке кәеф, бай табын белән каршыладылар.

Харис Калбай улы 1942 елда күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Айниҗамал апа колхозда трактор бригадасы бригадиры белән эшли, ә әтисе броньлап тылда кала. Ул Бердюгино МТСында яшь егетләрне һәм кызларны трактор йөртергә өйрәтә. Шуңа да аларның балалары кечкенәдән «тимер ат» белән дуслашып үсәләр. Харис абый балачактан хезмәт сөяргә, куелган максатына намус белән барырга өйрәткәннәре өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле. Ул армия хезмәтен үтәп, туган авылына кайткач, колхозда механизатор булып эшләп китә. 1966 елның 7 июнендә Асия Рәҗәп кызы белән гөрләтеп туй ясап, гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән бирле бер мизгелдәй 56 ел вакыт узган. Гомер буе эшләп җыйган бар байлыклары дип алар өч кызлары – Эльвира, Рәхилә, Дания, ике уллары – Илдус, Илгиз, җиде оныклары һәм биш нәбәрәләрен әйтәләр. Бала-оныкларының күптән инде үз гаиләләре бар, алар барысы җыелышып төп нигезгә кайтсалар, һәркайсының күңелләре бәхет белән тула. 1992 елның июнендә юбиляр Күлавыл трактор бригадасы бригадиры вазифасыннан лаеклы ялга китә. Ләкин ул эшсез утырырга яратмый, кызыклы балта эше белән бик теләп шөгыльләнә башлый.

Алтын куллы Харис Калбай улының кулыннан бар эш килә. Ә соңгы елларда, күңеле кушуы буенча, агачтан татар авыллары мәчетләренең макетын ясый башлаган. Хатыны Асия Рәҗәп кызы тумышы белән Аромаш районыннан, ул бик уңган хуҗабикә, йортларын һәрвакыт тәртиптә тота, оста пешекче дә үзе. Асия апа чәчәкләр ярата, шуңа бүлмә гөлләре үстерә, җәй айларында ишегаллары төрле төстәге чәчәкләргә күмелә. Шулай ук хуҗабикә үзенең төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләргә бай бакчасы белән дә мактана ала. Хәлидуллиннар – чын авыл хезмәтчәннәре, алар әле дә зур хуҗалык тоталар. Абзарда дистәләгән сарык, кош-кортлары бар. Әлбәттә, өй эшләрендә аларга кече уллары Илгиз булыша. Юкка гына аларның хуҗалыгы берничә тапкыр «Ветеран ишегалды» район конкурсында беренчелекне яуламаган шул!

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*