tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштыра
«Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштыра

«Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштыра

Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителгән 2021 ел алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» студиясе, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә, балаларда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән инновацион проект әзерләгән.

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» дигән анимацион проект тәкъдим ителәчәк.

Анимацион сериал телне өйрәнүдә алдынгы һәм традицион методикаларны, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштергән. Мультфильмның төп герое — Ак Бүре һәм аның дуслары балаларга аңлаешлы һәм кызыклы итеп татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен өйрәтәчәк, шулай ук теләгән һәркемне күпмилләтле Россия халкының мәдәнияте белән таныштырачак.

Проектны тәкъдим итүдә мәдәният, спорт эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дөньяның барлык географик субъектларыннан килгән татар активистлары катнашачак.

Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылган презентациядә катнашучылар һәм онлайн-трансляция тамашачылары Мәскәү татарлары автономиясе сайтында мультфильмның беренче серияләрен карый алачак. Аларны шулай ук оештыручылар әзерләгән бүләкләр дә көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*