tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла
«Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла

«Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла

Казанның Яңа Савин районындагы «Ак чәчәкләр» бульвары архитектура һәм дизайн буенча «Евразия премиясе 2021» (Eurasian Prize 2021) XVI халыкара премиясе шорт-битенә керде.

Быел конкурста 22 илдән белгечләр катнашты. Алар 29 илнең 46 шәһәрендә урнашкан объектларны жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. 16 илдән экспертларның интернациональ командасына кергән халыкара архитектура һәм дизайн йолдызлары өч һөнәри конкурста – «Архитектура», «Шәһәр төзелеше», «Дизайн», шулай ук студентлар эшләре конкурсында финалга чыгучыларны сайлап алдылар. Җиңүчеләрнең исемнәрен 19-нчы ноябрьдә Екатеринбургта узачак бүләкләү тантанасында атаячаклар.

Премия кысаларында шулай ук халык тавыш бирүе дә үткәрелә, аның җиңүчесе тамашачылар мәхәббәте призына ия булачак. Анда катнашу өчен, сылтама буенча узарга һәм проектны биш баллы шкала буенча бәяләргә кирәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*