tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” ифтарга дусларын җыйды
“Ак калфак” ифтарга дусларын җыйды

“Ак калфак” ифтарга дусларын җыйды

Рамазан аенда Башкортстан мәчетләрендә быел ифтар мәҗлесләре оештыручылар артты. Уфа мәчетләрендә үтүче ифтар ашларының күпчелеген хәлле эшкуарлар финансласа, кайберләренең чыгымнарын дин әһелләре бергәләшеп тә күтәрә.

Уфаның “Ихлас” мәчетендә 18 июнь көнне ураза башланганнан бирле өченче ифтар мәҗлесе оештырылды. Аның матди чыгымнарын  билгеле эшмәкәр, республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Люция Ябир кызы Вафина үз өстенә ала.

a_07520_thumb_medium448_0Люция Вафина кечкенәдән динебез исламга олы хөрмәттә булуын әйтә. “Гаиләбездә балаларны иманлы тәрбияләргә тырыштылар, элекке елларда дингә хөрмәт милли рухыбызны, татарлыгыбызны сакларга да ярдәм итте”, ди ул. Әлеге ифтар мәҗлесенә Люция ханым 90 яшьлек әнисе Тәхия апаны, кызы Эльмираны һәм оныгы Алтынайны алып килгән. Шулай итеп 4 буын вәкилләре бу көнне башкаларга да матур үрнәк күрсәтә.

“Ихлас” мәчетендәге чара кичке ун тулганда азан әйтү белән башланып китте. Аннан соң бирегә килгән ир-атлар Аллаһ йортының беренче катында, хатын-кызлар икенче катта намаз укыдылар.

Ифтар мәҗлесе исә мәчет ишегалдында күптән түгел ачылган “Ихлас” кафесенда үтә. Җәмгысе йөзгә якын дин кардәшләрне сыйдырышлы ашханәнең барлык өстәлләре дә кунакларны кабул итте бу кичне. Мул һәм тәмле сый-нигъмәтләрдән табыннар сыгылып тора.

Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәр чараны тирән мәгънәле, эчтәлекле оештыра. Бу кичә дә искәрмә түгел. Матур вәгазьләрен дә сөйләде, башка кунакларга да сүз бирде ул. Ә җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов исә мөнәҗәт башкарды һәм кунакларга иң ихлас теләкләрен җиткерде. Күренекле шагыйрәбез Дилә Булгакова исә үзенең яңа бер шигырен укып ишеттерә. Аның йөрәк түреннән чыккан бәйрәм теләкләре дә күңелләрне хисләндерә.

чит төбәкләрдән дә кунаклар бар. Ростов өлкәсе диния нәзараты рәисе, мөфти Флүр Арсланов фикерләре дә ифтарда катнашучылар күңеленә сары май. Гаиләләребездә миллилекне, иманны саклауга багышланган чыгышында ир-егетләрнең тәрбияле туташларга өйләнүен, ә инде кызларыбызның булдыклы татар егетләренә кияүгә чыгуын теләп, кызыклы күзәтүләре белән дә уртаклашты ул.Люция Вафина үз эшчәнлегендә төп максат итеп республикадагы башка татар милли оешмалары белән берлектә, дустанә мөнәсәбәттә булуны максат итеп куя. Шуңа да үзе оештырган чараларга һәрчак аларны да чакыра һәм катнаштыра. Бу юлы да ифтар мәҗлесенә “Берлек”, “Сәхибҗамал”, “Рамазан” оешмалары җитәкчеләре һәм  вәкилләре килгән. “Берлек” оешмасы җитәкчеләре Рөстәм Гыйльметдинов белән Нәфисә Акчурина, “Сәхибҗамал” оешмасы рәисәсе Динә Морзакаева, “Рамазан” үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов һәм башка чыгыш ясаучылар Рамазан аеның дин әһелләре өчен генә фарыз гамәл булмавын әйтеп, аның милли рухыбызны ныгытуда, төрле оешмаларны уртак максатларда якынайтуда да әһәмияте зур булуын ассызыклады. Ифтардан соң байтак кеше мәчеткә кереп тәравих намазын да укыды.

Ифтар мәҗлесләре Уфаның башка мәчетләрендә, шул исәптән “Лалә-Тюльпан”да, Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчеттә, “Гуфран”, “Мәдинә” мәчетләрендә дә оештырыла. Тукай урамындагы мәчеттән Әбдершит хәзрәт әйтүенчә, биредә ифтар мәҗлесләре көн аралаш диярлек уздырыла. Алты чатырда йөз-йөз егерме кеше кунак ителә, ди ул.  Мәҗлесләрен әзерләүне үз карамагына алуны хәлле милләттәшләр алдан ук әйтеп куеп тәгаен көннәрен билгели икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*