tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы Бакырчыда
“Ак калфак” оешмасы Бакырчыда

“Ак калфак” оешмасы Бакырчыда

31 нче августта Бакырчы авылында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Тәтеш районы бүлекчәсе күчмә утырышка җыелды.

Утырышның Бакырчы авылында үтүе очраклы гына түгел. Соңгы өч елда әлеге татар авылы танып булмаслык үзгәрде: яңадан-яңа проектлар тормышка ашты, авыл халкы киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый башлады. Авыл хуҗалыгы оешмасы таркалып, басу-кырлар инде хуҗасызга әйләнеп, игенче һәм терлекчеләр өметсезлеккә бирелгәннән соң, авылга милли җанлы көчле инвестор килде һәм халык тормышын тамырыннан үзгәртергә алынды: яңа эш урыннары булдырды, матур төзелешләр башлады һәм томанлы гына күренгән киләчәк бик матур төсмерләр алды.

Авыл хуҗалыгы оешмасы, җирле үзидарә һәм урта мәктәп, бер йодрык булып, җиң сызганып эшкә кереште. Нур өстенә нур булып, шушы авылда әти-әниләре, әби-бабалары яшәгән күренекле кешеләр авылга йөз белән борылдылар, бик матур проектларның идея авторлары булдылар.

Бакырчылар Наил Мөхитовка, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка, “Бакырчы” ҖЧҖ идарәчесе Илгиз Шайхаттаровка, җирле үзидарә башлыгы Илдар Мәхмүтгәрәй улына бик рәхмәтлеләр, чөнки шушы көчле шәхесләр авыл тормышын тамырыннан үзгәртергә алындылар.

Бакырчы авылы “Ак калфак” оешмасының кунаклар чакыруы да сәбәпсез түгел, зур шатлыклары белән уртаклашырга телиләр алар. 2019 нчы елда авылда ике зур проект тормышка ашты: “Хәят” чишмәсе комплексы яңартылып корылды һәм авыл тарихы музее үзенең ишекләрен ачты.

Кунакларны сәламләгәндә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының авылдагы бүлекчә җитәкчесе Рәзидә Шәмсетдинова бүгенге очрашуны “сәяхәт” дип атады һәм көянтә-чиләкләрен аскан кызлар, егетләр артыннан чишмә юлына чакырды.

Чишмәгә сәяхәт кылып кайткан кунакларны хуҗалар зур горурлык белән яңа ачылган Бакырчы авылы тарихы музеена чакырдылар. Алты экспозиция авылның үткәнен бүгенгесе белән тоташтыра: аның борынгы тарихы, мәчет һәм имамнары язмышы, Бөек Ватан сугышы каһарманнары, җирле бәрелешләрдә катнашучылар, колхоз тарихы һәм бүгенге тормыш.

Тәтеш районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, биредәге яшьләргә мөрәҗәгать итеп, буыннар арасындагы чылбырны өзмәскә, үткән тарихыбызны, мәдәниятебезне барлап торырга чакырды.

Әлеге утырышта, кунак булып, Ульяновск шәһәре “Ак калфак” оешмасы әгъзалары һәм “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*