tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Ак калфак” оешмасы  Әлмәтнең иң күркәм  гаиләсен  билгеләде
 “Ак калфак” оешмасы  Әлмәтнең иң күркәм  гаиләсен  билгеләде

 “Ак калфак” оешмасы  Әлмәтнең иң күркәм  гаиләсен  билгеләде

Һәрбер  дәүләтнең  нигез  ташы, дәвамчысы, тәрбиячесе  булган   гаиләнең  бөтенлеге, иминлеге  җ әмгыятебезнең  тотрыклылыгын  тәэмин итә.   Әлеге  бергәлекне  саклау,  татар  гаиләләренең матур традицияләрен үстерү,  аларның  иҗади  потенциалын ачу  юн әлешенд ә  “Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый  оешмасы    Әлмәт  муниципаль районының  мәгариф  идарәсе  белән берлектә  киң  кырлы  эшчәнлек алып  бара.

гаилэ

Узган ел башланган “Мин бәхетле  гаиләм белән” дип исемләнгән бәйгенең дәвамы буларак, агымдагы елда татар гаиләләре арасында “Күркәм гаилә–2015” бәйгесе оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында эшләп  килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, мәгариф һәм ЗАГС идарәләре  чараның оештыручылары булдылар. Шушы көннәрдә генә  Әлмәтнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә  бәйгенең йомгаклау  туры узды.

DSC03475

Бәйгедә  катнашучы  11  гаилә  тамашачыларны  һәм жюри  әгъзаларын гаиләдәге матур традицияләре, мавыктыргыч һөнәрләре, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре белән таныштырдылар, татар халык ризыкларын пешерү серләрен  чиштеләр, туган телебезнең бай мирасы – халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.

ӘДМХИ ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының  Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ильяс Салахов финал уеннарында катнашучыларны тәбрикләп, чараның  әһәмиятен,  рухи кыйммәтен  ассызыклады.

DSC03381

Финалга узган 11 гаилә  арасыннан  беренче өчлекне сайлап алу,  әлбәттә, бик авыр булды.  Әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе, “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Ландыш  Зарипова билгеләп узганча, аларның  һәрберсе инде  җиңүче. Бу  талантлы,  музыкаль, матур  гаиләләргә  сокланмый  мөмкин  түгел.

Шулай да, гомуми нәтиҗәләр буенча ,беренче урынга 2 нче “Балачак планетасы”  балалар бакчасыннан  Галикиевлар гаиләсе чыкты.  Аларга “Спортмастер” сәүдә челтәреннән   һәм  спонсорлар ярдәме белән 10 ар меңлек сертификатлар һәм  бүләкләр  тапшырылды.

 Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник»-«Әлмәт хәбәрләре”  газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*