tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” яшәтә һәм яшәртә
“Ак калфак” яшәтә һәм яшәртә

“Ак калфак” яшәтә һәм яшәртә

Форум турында

20 май көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә беренче итеп Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Ак калфак” оешмасы тарафыннан Казанда апрель азагында үткәрелгән Бөтендөнья татар хатын-кызларының IV форум эше турында мәгълүмәт җиткерү куелган иде. Өлкәдә чыгып килүче “Дуслык” атналык татар газетасы журналисты, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, форум делегаты Шәмсия Хәлимова әлеге җыен турында җентекләп сөйләде. Бөтендөнья татар хатын-кызларының IV форумы турында язма “Дуслык” газетасында бастырылып, киң җәмәгатьчелеккә ирештерелде.

Күчмә утырыш

“Ак калфак”ның Татарстанның Яшел Үзән районында үткән күчмә утырыш турында да сүз булды. Вятка Аланы районына кергән татар авыллары да бай тарихлы төбәкләр. Сугыш каһарманары, татар әдипләре, галимнәр – барласаң безнең як та танылган шәхесләргә бай. Урта Шөн авылында ел да Социалистик Хезмәт Герое Таһир ага Галиәхмәтов исемендәге регионара хоккей турнирлары үткәрелә. Милләт горурлыгы булган күренекле бар якташларыбызның да исемнәрен барлап, аларга багышлап чаралар үткәрүне үзебезгә бурыч итеп куярга кирәк.

Тәрбия баскычлары

Утырышка килгән туташ һәм ханымнарга “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы кул астында чыгарылган “Тәрбия баскычлары” фильмы тәкъдим ителде. Татар тарихында милли тәрбия тарафында әлегә тиңе булмаган фильм зур кызыксыну уятты.

Яшел коктейль

Утырышның икенче өлешендә, без, хатын-кыз, гаилә сәламәтлеге турында кайгыртып, дөрес туклану турында уйланырга тиеш дип киңәш ителеп, төрле юнәлештәге остаханәләр тәкъдим ителде. Вятка Аланы “Этномир” милли-мәдәни үзәкнең милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге һәм “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина бакчадагы яшел үләннәрне кулланып көн дә ачкарынга яшел коктейль ясап эчәргә өндәде.

Өндәп кенә калмый, шунда ук үз бакчасыннан өзгән тузганак, кычыткан, салат яфраклары салып, аңа карлыган, чия, алмагач яфраклары да өстәп, блендерда ваклап, әлеге яшел массага чиста су кушып, эчеп карарга да тәкъдим итте.

* Берничә ел элек сәламәтлегем шактый какшаган иде, мин дәвалаулануның табигый ысулын да эзли башладым һәм яшел коктейль кулай булыр дигән фикергә килдем, – диде ул үз тәҗрибәсе белән бүлешеп. – Үсемлекләргә яшел пигмент – хлорофилл кояш энергиясен җыеп фотосинтез ясау өчен кирәк. Шуның нәтиҗәсендә алар үсәр көч ала. Дару үләннәре белән шифалану үсемлекләрдәге шул хлорофиллның кеше өчен дә бик тә файдалы булуы белән дә бәйле.

Хлорофилл канны чистарта, кан басымын рәтли, күзәнәкләрне ныгыта, төрле җәрәхәтләр һәм яраларның тиз төзәлүен тәэмин итә, витаминнар синтезында кирәк булучы ферментларны активлаштыра ди галимнәр. Һәм бик мөһиме – рH балансын тота. Хлорофилл куллану, ягъни, үзенә үзе һәркем ясый ала торган яшел коктейль, яман чир авыруына каршы тора торган бик көчле бер чара булып тора. Эчәк авыртуларына дәва, әмма аны һәр төр яңа ризыкка ияләнгәндәге шикелле, әз микъдардән башлыйсы.

Рәйсә ханым чеби-биби үстергәндә, мал тотканда аларга көн дә шул яшел сусыл үләннәрне файдалы дип ашатабыз, ә үзебезгә дә бик кирәк икәнлеген башка да китермибаз дип, халыкны көн дә яшәтә торган үсемлек суын эчәргә чакырды. Бар кеше тәмләп карады һәм, чыннан да, тәмле бит бу дигән фикергә килде.

Сәрдә

Татар халкында элек-электән сәрдә салып кысыр аша пешерү булган. Бүген яз беренче чыга торган үләнннәрдән булган сәрдәне күп кеше белми дә. “Ак калфак” утырышына килгәннәр аны үз күзләре белән күреп, тәмләп тә карадылар. Сәрдәне (сныть обыкновенная) халык, ашка салудан башка, зәңгелә (ревматизм) авыруын дәвалау өчен кулланган. Сугыш елында үскән кыз-малайлар бүген әби-бабайлар, алар кыш чыгарга азык җитәрлек булмау сәбәпле аяксыз калып күтәрмәгә бастырылган сыерларны ашатыр өчен дә урман кырыйларыннан капчык-капчык сәрдә җыеп кайтканнарын хәтерлидер.

Яңа өзелгән 100 г сәрдәдә якынча 130 мг С витамины, 8 мг каротин бар диелә. Ул аксымга һәм минераль матдәләргә бай. Аны турап катырып куярга да була.

Итсез рәхәт

Вятка Аланы районы сул як яры төбәкләрендә “Ак калфак”ның әйдәп баручысы Сосновка шәһәре “Идел” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Әлфия ханым Сабированың ире үз гомерендә итле ризык ашамаучы кеше буларак билгеле. Әлфиянең улы да берничә еллар инде иттән баш тартты, хәзер Әлфия ханым үзе дә вегетариан туклану рәвешен тота һәм пропагандалый.

* Кеше ит ризыгын ашамый да сау-сәламәт булып яши ала, моңа безнең гаилә дәлил, – диде ул. Чыннан да, аның ит ашамый торган ире гомер буе диярлек Себер якларына вахта йөреп эшли, әлеге кырыс табигать шартларына бирешми эшли һәм яши белә. Моның өчен, әлбәттә, ашау әзерләүне бераз үзгәртергә кирәк.

* Без суда пешерелгән яшелчә ашын ашап торабыз. Ашны бер ашарлык итеп пешерәбез. Нинди яшелчә бар, шуны салабыз. Кышка яшелчәләрнең барсын җыеп, бәрәңге, суган, кишердән башка, алар болай да яхшы саклана, бер ашлык итеп аерым пакетларда катырабыз. Брокколи иң мөһим яшелчәләрнең берсе. Үзебез катырганы апрель аена хәтле генә җитте, хәзер кибеттән алабыз инде, – дип брокколи кибет пакетын күтәреп күрсәтте дә. “Ак калфак” утырышы барган арада Әлфия ханым төрле яшелчәләрне турады да, мультиваркага салып куйды. 15-20 минут эчендә аш әзер, һәркемгә бүлеп тә бирде. Бөтен кеше, чыннан да тәмле бит дип ашады.

Кысыр аш пешерү халыкта элек-электән булган. Суыткычлар әле хәзерге чорда гына барлыкка килде, гасырлар буе итне кеше сирәк ашаган, бүгенге кебек көненә берничә тапкыр итле ризык өстәлгә менмәгән. Ризыкны да бер ашарлык итеп чамалап әзерләгәннәр.

“Ак калфак” утырышында итсез ризык ашаучы тагын берничә кеше бар иде, алар сез бөтенегез дә итсез ашауга күчегез димәде, без менә итсез ашыйбыз, ә сезнең үз иркегез дип белдерде. Әйтергә кирәк, итсез ашаучылар карап торышка берсе дә ким-хур түгел, яшьләре олы булса да, кыяфәтләре матур, энергияләре ташып тора.

Бакчачы Гөлсинә киңәшләре

Сосновка шәһәрендә бакчачы Гөлсинә Хуҗинаны белмәгән кеше сирәктер. Ул яшелчә кәлшәләрен бик оста үстерә, ө инде виктория җиләге буенча осталарның остасы диләр аның турында. Вятка Аланында узган “Ак калфак” утырышында Гөлсинә ханым үз бакчасы серләре белән бүлеште.

Гадәттә кәбестәне яз төрле вак корт басып интектерә, аңа үсәргә ирек бирми.

* 1 чиләк суга бер рюмка чамасы нашатырь спирты саласы да шуны сибәсе, беркайчан бернинди корткыч килмәс, – дип белдерде ул һәм дәвам итте:

* Суганны ашка дипме яки башкага көн дә чистартабыз. Мин суган кабыгын беркайчан да ташламыйм, литрлы банкага җыеп барам да, өстенә кайнар су коям. Шул суган кабыгы суын бар үсә торган нәрсәгә бөрким.

Мандарин кабыгын җыеп барыгыз. Ашаган саен кабыгын киптерергә куясыз да, бәрәңге утыртканда чокыр саен атарга була. Тишеп керә торган бәрәңге кортын (проволочник) бетерә.

Озакламас сарымсак чәчәккә сабак чыгара башлый. Чәчәк сабагын сындырабыз, әмма аны ташламагыз. Мин аларны турыйм да өстенә чистартылмаган (нерафинированный) сыек май салып куям. Күпмедер вакыттан май хуш исле, витаминнарга бай, файдалы һәм тәмле сарымсак

маена әверелә, аны майонез урынына салатларга салып ашарга була. Вак сарымсакны да өстенә май салып куям да соңыннан маен да, сарымсагын да тәмләп ашыйбыз.

Сарымсак өчен аерым түтәл ясамыйм, аны мин виктория арасында үстерәм. Җиләкне ул төрле корткычлардан һәм чирләрдән саклый, уңышы һәрвакыт мул була.

Суганны кишер түтәле кырыена утыртам, самсон сорты зур башлы була.

Җиләккә килгәндә, Гөлсинә ханым бары тик “Елизавета-2” сортына өстенлек бирәм диде.

* Җиләк өчен беренче ашлау көл белән, аннан сезонга өч тапкыр сыер тизәген әчетеп ясалган “үсемлек ашы” белән сыйлыйм. “Елизавета-2” сезонга ике тапкыр җиләк бирә. Беренче җиләк вакыты беткәч аның яфракларын төбеннән чабып алам, ашлыйм һәм ул янә җиләк бирә. Җиләк шул кадәр күп була, иртә-кич ике тапкыр чиләкләп җыям. Сезонга 10 литрлы 15 чиләккә кадәр җиләк сатам, суыткычка алты әрҗә блендер белән изеп тутырам.

Җиләкне үрчетү өчен аның беренче һәм икенче мыекларын бераз җир туфрак белән күмеп куям, тамыр җибәргәч мыекларын ана куагыннан кисәм.

“Ак калфак” утырышы шул кадәр җанлы үтте ки, рухи баедык, җан һәм тән азыгы алдык, “Ак калфак” безне яшәтә дә, яшәртә дә дип, кеше бер-берсенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*