tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфаклы ханымнар Чутай авылында булды
Ак калфаклы ханымнар Чутай авылында булды

Ак калфаклы ханымнар Чутай авылында булды

Бүген Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының
“Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исемле күчмә утырышы уза.

Чара кысаларында Ак калфаклы ханымнар Чутай авылында булды. Чутай авылы, район үзәгеннән иң ерак авыл булуына карамастан, искиткеч төзек һәм чиста авыл. Авылны уратып алган тау битендә җир җиләге, зәңгәр мәтрүшкә күп үсә ди җирле халык. Авылда иң беренчеләрдән булып мегаферма төзелгән. Анда 1680 баш терлек асрала. Авылның үсешенә эшмәкәрләр зур өлеш кертә. Ярдәм итүче тырыш уллары булган авылның киләчәге бар дип саный Чутай халкы. 2022 нче елда мәдәният йорты дәүләт программасы ярдәме белән капиталь төзекләндерелә.

Хатын-кызлар авыл мәдәният йортында Балтач районы осталарының кул эшләреннән торган “Һәрбер эшне сәнгать тиеп күргән якташларыбыз ямьли дөньяны” күргәзмәсен карадылар.

Күргәзмәдә Смәел, Чутай, Нөнәгәр, Балтач авылларында ясалган затлы кул эшләнмәләре: тукылган келәмнәр, үрелгән бишек-кәрҗиннәр, чигүле мендәр тышлары, авылда җыелган үләннәрдән ясалган тәмле чәйләр һәм башка бик күп күз явын алырлык эшләнмәләр бар иде. Монда өлкән яшьтәге осталарның гына түгел, мәктәп укучыларының да кул эшләре тәкъдим ителгән.

Биредә шулай ук “Дастаннарда милләт язмышы” концерт программасы күрсәтелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*