tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Якташлар” гәҗитенең баш мөхәррире Фәнил Мусин “Бәллүр каләм” яулады
“Якташлар” гәҗитенең баш мөхәррире Фәнил Мусин “Бәллүр каләм” яулады

“Якташлар” гәҗитенең баш мөхәррире Фәнил Мусин “Бәллүр каләм” яулады

30 май көнне, Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.

«Туган тел» номинациясендә җиңүгә Марий Элда чыга торган «Якташлар» гәҗитенең баш мөхәррире Фәнил Мусин лаек булды.

“1,5 ел газета чыгарып, мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү бик сөендерде. Бу, әлбәттә, минем җиңү генә түгел. Тәрҗемәче һәм корректорым Рауза Хисмәтуллинаның тырышлыгын аерым әйтергә кирәк. Аның ярдәме мине җиңүгә китерде. Икенче чиратта – укучыларга рәхмәт. Шул ук вакытта үземнең дә өлеш булды. Иганәчеләр күп көч куйды. «Татмедиа», Татарстан журналистлар берлеге, жюри әгъзаларына һәм мораль яктан ярдәм күрсәткән барлык татар дөньясына бик зур рәхмәт! Хәзер тагын да яхшырак эшләргә кирәк, – дип сөйләде Марий Элдан килгән милләттәшебез.

Фәнил Мусинны әлеге лаеклы җиңүе белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты дә тәбрик итә. Киләчәктә дә “Якташлар” газетасы Марий Эл Республикасында халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертәчәгенә шигебез юк.

Белешмә өчен: 2021 елның октябрендә Фәнил Мусин үзенең тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән, тиражы 999 данә булган, айлык “Якташлар” исемле татар телле гәҗит чыгара башлады. Бу Марий Эл республикасында яшәүче татарларыбыз өчен тарихи вакыйга булды. Бүгенге көндә гәҗитнең 20 саны дөнья күрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*