tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында матбугат конференциясе узды
Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында матбугат конференциясе узды

Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында матбугат конференциясе узды

Бүген, 31 май, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында матбугат конференциясе узды. Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин алып барды. Конференция реаль вакыт режимында, ZОOM платформасы аша on-line форматта да барды.

Чарада Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов, Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты деканы Эльмира Хабибуллина,  Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Марат Гатин, Казан Дәүләт Аграр университетының кабул итү комиссиясенең сәркатибе Гүзәл Фассахова катнашты.

Биредә алар уку йортларының белгечләре, кабул итү сынаулары, максатчан уку турында сөйләделәр. Әлеге уку йортларында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан максатчан уку юнәлешенә бюджет урыннары каралган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин чыгыш ясаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Алга таба да нәтиҗәле эшләрбез дип ышанып калам” – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*