tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры гармунчысы Алмаз Ахуновның иҗат кичәсен үткәрде
Тинчурин театры гармунчысы Алмаз Ахуновның иҗат кичәсен үткәрде

Тинчурин театры гармунчысы Алмаз Ахуновның иҗат кичәсен үткәрде

Тинчурин театры гармунчысының театр сәхнәсендә 10 еллыгы хөрмәтенә «Гармун моңнары үтсен йөрәккә…» исемле музыкаль кичә үткәрде. Концертны театр оркестры тәкъдим итте.

Күп конкурслар лауреаты Алмаз Ахуновны беренче иҗат юбилее белән котларга иҗатташ дуслары, туганнары белән бергә зал тутырып халык килгән иде.

Музыкаль кичәдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, артистлар Гөлнара һәм Илнур БайназаровларРәнис Габбазов белән Гөлия Сәгыева, «Зәкәрия» фольклор төркеме, Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашты.

Кичә дәвамында сәхнәдә Ильям Камал җитәкчелегендәге театр оркестры һәм алып баручылар – Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов булды.

Тинчурин театрында эшләп килүче «Могҗиза» театр студиясе артисты Анель Имамиевның чыгышын да тамашачы озак алкышлады. «Могҗиза» – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында саләмәтлекләре чикле балалар өчен оешкан театр студиясе.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*