tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар Тукай эзләрен барлады. 2 көн
“Ак калфак”лылар Тукай эзләрен барлады. 2 көн

“Ак калфак”лылар Тукай эзләрен барлады. 2 көн

Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә үтырышы үтә. Чара Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышына багышланган.

Бүген, 26 июль көнне күчмә утырышының икенче көне. Эшлекле сәфәр барышында «Ак калфак»лылар иртәне зарядка белән башлап җибәрде.

Иртәнге аштан соң алар Габдулла Тукайның туган авылы – Кушлавыч авылына юнәлде. Кушлавыч авылында гаҗәеп матур күренеш: табигать кенә түгел, кешеләре дә искиткеч, дип фикерләре белән бүлеште “Ак калфак” әгъзасы, Казан арты Тарих этнография музееның фәнни хезмәткәре Ирина Саничкина.

Шулай ук җыенда катнашучы татар хатын-кызлары Арча районында Мулла чишмәсен ачу тантанасында катнашты. Соңыннан кунаклар өч төркемгә бүленеп, Тукаевлар музей-йортына сәяхәт кылды.

Тукай эзләрен дәвам итеп, “Ак Калфак” оешмасы вәкилләре Кушлавыч авылы мәчетендә булды һәм авыл зиратына кереп чыкты. Зиратта Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф җирләнгән. Зиратта аның рухына дога укылды.

Өч төркемгә бүленгән күчмә утырыш вәкилләре Кырлай авылында Музей – йортны, Сәгъди абзый йортын карады, паркка белән танышты. Төшке аштан соң Гөберчәк авылында дәвам итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*