tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар яшь буында милли үзаң тәрбияли
“Ак калфак”лылар яшь буында милли үзаң тәрбияли

“Ак калфак”лылар яшь буында милли үзаң тәрбияли

5-6 октябрьдә Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. “Җир – кешенең яшәү чыганагы” дигән темага үтүче чарада Россия төбәкләреннән илледән артык гүзәл зат катнаша. Кунаклар каршылар алдыннан өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина белән әңгәмә кордык һәм башкарган эшләрне барладык.

– Кәримә ханым, оешманың тарихы белән кыскача гына таныштырып үтсәң иде.

– 2005 елда, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, безнең милли-мәдәни автономия карамагында өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Оешмага ун ел дәвамында танылган милләттәшебез, милли хәрәкәт активисты Асия апа Мөлекова җитәкчелек итте. Аның башлангычы белән динебезне, телебезне саклап калып үстерү буенча күп эшләр башкарылды. “Дин дәресләре мәктәбе”, “Килен-каенана”, “Пар канат”, “Оста куллар” клублары эшли башлады. Асия ханым өлкә мөселман хатын-кызлар союзын оештыргач, 2015 елда “дилбегәне” миңа тапшырдылар.

– Ульяновск өлкәсе татарларын, шулай ук “Ак калфак”лыларны да һәрвакыт үрнәк итеп куялар. Бергәләп башкарган эшләр нәтиҗәсе бит бу.

– Дөрестән дә, шулай. Сембер мишәрләре һәр башлангычта юл ярып бара. Иң беренче эш итеп өлкәбезнең һәр районында оешмабызның бүлекчәләрен булдырдык. Анда авыл зыялыларын – укытучыларны, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп иттек.

Саный китсәк, эшләгән эшләребез шактый. Эшне үзебездән башладык – калфаклар, изүләр чигәргә һәм тегәргә өйрәндек. Гореф-гадәтләребезне яңарту, халыкка кире кайтару максатында йола бәйрәмнәре – килен төшерү, бәбигә исем кушу, Каз өмәсе, Сабантуйга бүләк җыю, “Сөмбелә” бәйрәмнәре оештырдык. Милли ризыкларыбызны – чәкчәк, өчпочмак, каз баш-аягыннан бәлеш, тутырган тавык, тутырма әзерләү буенча мастер-класслар үткәрдек. Мөнәҗәтләр әйтү кичәсе, “Ягымлы әби”, “Ягез әле, бабайлар” бәйгеләрен уздыруны традициягә керттек. “Бәхет” клубы яшьләрне аралаштыру һәм кавыштыру белән шөгыльләнә.

– “Ак калфак” оешмасы кайсы районда аеруча актив эшли?

– Өлкәбезнең һәр районында “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе уңышлы гына эшләп килә. Инза районы ханымнары бары мактау сүзләренә лаек. Алар бергәләп Труслейка авылында урнашкан балалар приютын шефлыкка алды. Сенгилей районында – “Бишек җыры”, Ульяновск районында “Татар кызы, татар малае” бәйгеләре даими үткәрелеп тора. Яңа шәһәр “Ак калфак”лылары дини йолаларны саклап калу юнәлешендә актив эшли – ифтар, корбан ашлары, Мәүлид бәйрәме, төрле остаханәләр үткәрәләр. Засвияжье районы ханымнары илебездәге ситуацияне тирәнтен аңлап эш итәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләрен, гаиләләрен, балаларын җыеп хөрмәтлиләр. Күптән түгел генә милли ризыгыбыз – чәкчәк пешереп сугыш кырына озаттылар.

– Барлык эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, тырышып йөрүче гүзәл затлар, һичшиксез, рәхмәт сүзенә лаек. Кемнәр алар?

– Тырыш, уңган, милләт өчен җан атып йөрүче кызларыбыз байтак – Илүсә Коломак, Римма Афандеева, Лилия Богданова, Гөлшат Шәрәфетдинова, Җәмилә Мифтахова, Рузия Хәлимова, Зәйтүнә Бирюкова, Гөлсинә Герасимова, Әлфия Ханәфиева, Гүзәл Гафарова, Гөлфруз Фәхретдинова башкаларга үрнәк булып торалар.

– Сүз дә юк, эшләгән эшләр бихисап. Ә нинди эшләргә көч җитми?

– Планга кертелгән, үз чиратын көтеп торучы эшләребез байтак әле. Башка төбәкләрдә гөрләп узучы “Татар кызы” конкурсына сокланып, кызыгып карыйбыз. Киләчәктә без дә “Сембер гүзәле”н үткәрүне җайга салырбыз дип уйлыйм. Татар авылларының күрке булган чишмәләрне чистартып, Чишмә бәйрәмнәре үткәрергә ниятлибез.

– Кайсы өлкә “Ак калфак”лылары белән хезмәттәшлек итәсез?

– Төбәкара чараларда һәрвакыт актив катнашырга тырышабыз. Чувашия Республикасында, Самара, Пенза өлкәләрендә, Татарстанның Чүпрәле, Тәтеш районнарында булып, аларның эш алымнары белән таныштык, тәҗрибә уртаклаштык. Ә безгә кунакка Сахалиннан танылган якташыбыз Зәкия Вәлитова кайткан иде.

– Күмәк эш тау күчерә, диләр. Кемнәр белән кулга-кул тотынышып эшлисез?

– Безнең оешмабыз өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшли. Татар мәдәният үзәге, “Өмет” газетасы редакциясе, “ТНВ”ның Ульяновск филиалы, 17 нче модельле китапханә, татар яшьләре оешмасы белән кулга-кул тотынышып, аңлашып эшлибез. Максатларыбыз, теләкләребез, юлыбыз уртак. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур. Мөмкинлектән файдаланып, барлык оешмаларга, “Ак калфак”лыларга рәхмәт сүзләремне ирештерәм.

– Киләчәккә планнарыгыз нидән гыйбарәт?

– Ульяновскида һәм берничә районда кул эшләренә өйрәтү буенча остаханәләр ачу теләге көчле. Мәчет-мәдрәсәләрдә балаларга татар телен укытуны җайга салырга ниятлибез. Өлкә Сабан туенда “Ак калфак” мәйданчыгы булдыру да күптәнге хыялыбыз. Шулай ук балаларга милли уеннарыбызны өйрәтәсе иде. Җиң сызганып эшлисе дә эшлисе әле.

Әңгәмәдәш – Рузия ХӘЛИМОВА.

 

Илүсә КОЛОМАК, Инза районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе:

– Һәр җәйдә балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрәбез. Анда яшь буынны татар халкының данлы һәм шанлы тарихы, кул эшләре, милли ризыклары, киемнәре белән таныштырабыз. Татар җырларын һәм биюләрен өйрәнәбез. Балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп узышу, көянтә белән су ташу уеннарында бик теләп катнашалар. Соңыннан күмәкләшеп милли ризыклар белән сыйланабыз һәм хуш исле мәтрүшкәле чәй эчәбез.

Римма АФАНДЕЕВА, Димитровград шәһәре татар-мөселман хатын-кызлары лидеры:

– Без “Ак калфак” оешмасы белән мөселман хатын-кызлар союзы эшен бергә алып барырга тырышабыз. Быел мәчет карамагындагы җәйге лагерьда 35 бала рәхәтләнеп ял итте. Без аларга татар теле, гарәп грамматикасы буенча дәресләр бирдек. Балалар ике атна эчендә хәйран гына татарча сөйләшергә өйрәнде.

Киләсе елда яшь татар гаиләләре белән эшләүне максат итеп куябыз. Аларга милли һәм дини гореф-гадәтләребезгә тугры калу, балаларны милли рухта тәрбияләү, ана телен кечкенәдән өйрәтү буенча киңәшләребезне бирергә ниятлибез.

Әлфия ХАНЯФИЕВА, Чынлы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе:

– Халыкны социаль яклау тармагында эшләгәнгә, күбрәк авылда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Әби-бабаларыбыз сандыгында сакланган яшь киленнәр чиккән сөлгеләр, бирнә мендәрләре, гашыйк җаннар вәгъдәләшкән кулъяулыклар – халкыбызның бай рухи мирасы. Милли чараларда, төрле очрашуларда шуларны татар яшьләренә күрсәтәбез һәм аларда йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез белән кызыксыну теләге уятырга тырышабыз.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*