tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Өлкәннәр көне”н билгеләп үттеләр
Тубылда “Өлкәннәр көне”н билгеләп үттеләр

Тубылда “Өлкәннәр көне”н билгеләп үттеләр

1991 нче елдан Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тубылда 5 нче октябрьдә өлкән буын хезмәт ветераннарын, күпьеллар шәһәребездә намуслы хезмәт иткән милләттәшләребезне хөрмәтләп шәһәренең “Бердәм Россия” бинасында “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы чәй табынына чакырды. Хезмәт ветераннарын хөрмәтләү чарасын Тимур хаҗи Ниязов догалар, изге теләкләр белән башлады. Ул бу көннәрне мөселман халкы дини, рухи бәйрәмебез Мәүлит аен үткәрүләре турында вәгазь сөйләде, Коръәннән аятьләр укыды, чарага килгән ветеран укытучыларга, хезмәт ветераннарына сәламәтлек, илебезгә тынычлык теләде.

Өлкән буынны хөрмәтләү чарасында ветеран укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан танылган шәхесләр, күп еллар балалар бакчасында, заводларда намуслы хезмәт күрсәткән, рәхмәт сүзләренә лаек булган якташларыбыз катнашты.

Халыкара өлкәннәр көне, Укытучылар көненә багышланган бәйрәм белән Тубыл шәһәр Думасының “Бердәм Россия” партиясе депутаты Михаил Никитин кунакларны котлап бүләкләр тапшырды. Йөрәк түреннән ташып чыккан теләкләрен, моңлы тавышы белән башкарган җырларын бүләк итте Айсылу ханым Юнусова. Милли ризыклар тулы табын артында якты хатирәләре, эшләгән еллары, тормыш турында фәлсәфи уйланулары, тәҗрибәләре турында шәһәренең атказанган гражданы, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова уртаклашты. Матур бәйрәмгә килгән сабыр, гүзәл, гадел ветеран укытучылар:мәгариф отличнигы Гөлҗиһан апа Закирова, мәгариф отличнигы Заһидә апа Бекенина, мәгариф отличнигы Мәдинә апа Уразмәтова, педагогик фәннәр кандидаты, мәгариф отличнигы Клим Садыйков, шәһәрнең танылган шагыйрь-шагыйрәләре, ветеран укытучылар.

Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Айсылу ханым Юнысовага авторлар китапларын бүләк иттеләр.

Кунаклар иксез-чиксез рәхмәтләрен бәйрәмне оештыручы “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, “Бердәм Россия” партиясе депутаты Михаил Никитинга юлладылар. Милли ризыклар әзерләүче, чәй табынын оештыручы “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасына изге эшләрендә уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*