tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!
“Ак калфак”ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!

“Ак калфак”ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиядә. Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Делегация вәкилләре 31 Татарстан районнарынан, 7  Россия төбәкләреннән килгән. Күчмә утырыш татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашуга багышлана.

 

 

“Тамырлар белән көчле без” темасына багышланган күчмә утырышның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шайхразиев катнашты.  Милли Шура рәисе килгән кунакларны сәламләп, татар гаиләсенең милләне саклауда тоткан роле турында сөйләде. “Удмуртия Республикасы чит өлкә, әмма биредә татарлар гаилә аша милләтне саклап яши”, – дип белдерде ул үз чыгышында. Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасында эшләп килә торган татар аешмаларының эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәтен җиткерде. Төбәкләрдәге милләт тормышын без “Татар кызы бәйгесе” аша да күрә алабыз, – диде ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеген бәяләп узды. “Балаларыбызга, оныкларыбызга борынгыдан килгән гореф- гадәтләрне күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз. Бу эшчәнлектә без сезгә ярдәм итәрбез, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтербез”, – дип ышандырды Милли шура рәисе татар хатын-кызларына.

Хәмидә Гайфуллина

мәгълүматлары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*