tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”та кунак бар
“Ак калфак”та кунак бар

“Ак калфак”та кунак бар

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге оешканга быел яз аенда биш ел була. Тиздән беренче юбилейлары аларның. Шушы ел эчендә шәһәр һәм төбәк халкы өчен бихисап эшләр башкарылган. Халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп “Бишек җыры”, “Этнофест”фестивале, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Карга боткасы” бәйрәмнәре һәм биредә оештырылган башка төр чараларның очы- кырые юк. Соңгы елларда кул эшләнмәләренә аеруча игътибар бирелә. “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Нурия ханым бу ялын да кунаклар каршы алуга багышлады. Бирегә кунакка Нефтеюганск шәһәрендә эшләп килүче “Йөрүзән” Төбәк татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Зөлфия ханым Муратшина үз хезмәттәшләре белән килгән иде.

Кечкенә генә зал уртасына киң итеп өстәл куелган, ә өстәл өстендә нинди генә кул эшләнмәләре юк. Кулдан тегелеп-чигелгән калфаклар, сөлгеләр, мендәр тышлары, ак канатлы алъяпкычлар, үрелгән чәчкәләр.
Сокланырлык!

Чакырылган кунаклар килде, өстәл тирәли “Ак калфак”лы ханымнар тезелешеп утырып чигү остасы Илзия Кыямованы тыңларга кереште. Башта “келәмле чигү”(ковровая вышивка) серләрен өйрәтсә, соңрак “элмәкле чигү”(тамбурная вышивка) белән таныштырды. Барысын да яхшылап аңлатты ул. Энәләр, җепләр, тукымалар сайланды, эшкә керештеләр алар. Берсе элмәкле чигү өчен рәсем төшерсә, икенчесе чигә үк башлады. Читтән күзәткәндә бигрәк оста башкаралар, үзең утырып эшли башласаң, ай-һай бик күп сабырлык сорый ул чигү эшләре.
Тиз генә аерылам димә…
Тәрәзәгә борылып карасам, эңгер-меңгер…
Юк, кайту түгел әле!

– Кызлар! Аш-су бүлмәсе ягыннан ягымлы матур тавыш ишетелде.
– Кызлар! Әйдәгез, чәй суынганчы чәйләп алыйк! Яңадан дәвам итәрсез. Аш-су бүлмәсе ягына борылсам, биленә ак алъяпкычларын бәйләгән Галия апа колачын җәеп басып тора иде. Зөлфия ханымның “кош телләреннән”, Нурия апаның балан, Минзилә апаның карлыган пирогыннан авыз итми ничек китәсең! Көткәннәр бит алар, көткәннәр! Без килгәнне көткәннәр! Ташламагыз безне, ешрак килегез, аралашып яшик, диләр! Күңелләре киң, апаларның! Чәй өстәле артында әңгәмә дәвам итте әле…
Бик озак аралаштык, бик җылы очрашу булды бу…

Сагындырылган!
Әллә үткәннәр, әллә җылы очрашулар…

БЕР ОЧРАШУ – ҮЗЕ БЕР ГОМЕР БИТ! Ә бу мизгелләр башка кабатланмый ул. Һәрнәрсәнең кадерен белер заман.

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*