tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак җилкән»челәр: «Баш мөхәррир бар күңелен биреп эшләргә тиеш!»
«Ак җилкән»челәр: «Баш мөхәррир бар күңелен биреп эшләргә тиеш!»

«Ак җилкән»челәр: «Баш мөхәррир бар күңелен биреп эшләргә тиеш!»

“Ак җилкән” – Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында чыга торган тулаем татарча газета. Әлеге газетада 10га якын хәбәрче-укучы чын татарча контент ясый: мәкаләләр, интервьюлар, яңалыклар һ.б. Алисә Фәрдиева – бу газетаның элеккеге баш мөхәррире – газетада эшләгән вакытларын искә ала.

– Син “Ак җилкән”гә ничек килеп эләктең?

– Мин “Ак җилкән”дә Айдар Рәсим улы Шәйхин вакытыннан бирле эшлим. Мин әле ул вакытта 5нче генә сыйныфта идем. Иң башта минем классташымны чакырдылар. Ә классташым инде, иншаларым яхшы булгач, мине тәкъдим иткән. Шулай да, бу эшкә чынчынлап 8нче сыйныфта гына тотындым. 10нчы сыйныфка җиткәч, газетаны баш мөхәррир буларак алып бардым.

Билгеле булганча, газета “Яшь гимназист” исеме астында 2011 елда чыга башлый һәм анда укучылар белән беррәттән укытучылар да эшли. Әмма бу формат  укучыларга бик ошап бетми. Шуңа күрә 2012нче елның мартыннан башлап, ул тулаем рәвештә укучылар тарафыннан чыгарыла: верстка, мәкаләләр язу, баш мөхәррир вазыйфалары – барысы да укучылар хезмәте. Шул ук елның сентябрендә газетабызның исеме “Ак җилкән”гә үзгәрә.

– “Ак җилкән”нең баш мөхәррирләре күпме идеме? Алар белән эшләү авыр идеме?

– Айдар Расим улыннан соң ел саен яңа мөхәррир булды: Ләйлә Исламова, Алсу, Эльза Исаева, Алинә Хәбибуллина, мин, Нәфисә Вәлиева. Газетаның эшчәнелеге баш мөхәррирнең нинди булуына карап бара иде.  Баш мөхәррир булсаң, син бар күңелең белән бу эшкә бирелеп эшләргә тиешсең. Шушы биш ел эчендә газета төсле форматта чыга башлады, берике тапкыр русча һәм инглизчә вариантлары да чыкты. Узган елның февраль аеннан аның дизайны да үзгәрде. Хәзерге вакытта ул журнал тибын алды.

– Баш мөхәррир булуы ничек ул?

– Баш мөхәррир булуы бик авыр, моның өчен син аерым бер сыйфатларга ия булырга тиешсең. Иң беренче чиратта ул  кешеләр белән, олымы ул, бәләкәйме, аралаша белү сәләте. Шулай ук кыен ситуацияләрдән чыга белү дә бик уңай сыйфат бу эштә. Баш мөхәррир эше үз эченә фотограф, хәбәрче, хәтта кайвакыт верстка ясаучы сыйфатларын таләп итә, чөнки төрле хәлләр була. Шулай да, иң мөһиме, кешеләр белән идарә итә белү.

– “Ак җилкән”нең баш мөхәррире булганда нинди маҗаралар булды?

– Газет тапшырасы көнне верстка ясаучы чирләде, ә газета берничек тә соңарырга тиеш түгел иде. Газета тулаем диярлек әзер, әмма баш биттә фото юк. Шуңа күрә фотоны үзем куярга булдым. Компьютерда барысы да яхшы кебек күренгән иде. Әйбәтләп тикшердек, бер хата да калмады, газета идеаль рәвештә эшләнелгән иде. Шулай итеп без аны бастырырга җибәрдек. Бастырылган вакытта теге фото кечерәеп, ак рамка эченә кергән булып чыкты. Бик ямьсез иде, әмма берни эшләп булмый, газета инде бөтен мәктәпкә таратылган иде.

Әңгәмәдәш – Нәфисә Вәлиева
yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*