tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай “Ак калфагы” аулак өйгә җыелды
Аксубай “Ак калфагы” аулак өйгә җыелды

Аксубай “Ак калфагы” аулак өйгә җыелды

15 гыйнвар көнне Аксубай төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы “Аулак өй” оештырды.

“Кичә бик күңелле, матур узды. “Йөзек салыш”, “Без -без идек…” уеннары оештырдык. Шигырьләр сөйләдек, татар халык җырларын җырладык, табышмаклар чиштек. Язучы, Сәҗидә Сөлейманова премиясе лауреаты Низамова Рушанияне туган көне белән котладык. Ул безне үзенең яңа әсәрләре белән таныштырды. Кичәгә Газиз Кашапов музеен оештурычы, “Үзием-үз илем” китабы авторы Зартдинова Альбина Саитовна да чакырылган иде. Ул бик матур мәнәҗәтләр әйтте. Кичәне матур тәмамлап, түгәрәк өстәл янында самаурдан бергәләп чәй эчтек”, – дип яза Татарстанның Аксубай районыннан Әлфия Нурхәмәтова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*