tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш төбәге мирасын – яшь буынга
Актаныш төбәге мирасын – яшь буынга

Актаныш төбәге мирасын – яшь буынга

Татар милләтенең мирасын санап бетергесез! Хатын-кыз бизәнгечләре һәм киемнәре дә – аларның бер өлеше. Актаныш районы Башкарма комитетының Архив бүлеге тарихи мәгълүматләрне, материалларны һәм фотокадрларны гына тупламый, яшь буынга да әхлак тәрбиясе аша гореф-гадәтләребез хакында җиткерә. Бәлки, бу изге гамәлгә Архив җитәкчесе Айгөл Галимҗанованың – милли җанлы ханым, Бөтендөнья татар конгрессы каршысында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең районыбыз бүлекчәсе рәисе булуы да ныклы һәм бик яхшы этәргеч ясыйдыр. 

Бүген Архивның күргәзмәләр залында Актаныш балалар иҗат үзәге белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле нәфислек кичәсе оештырдылар. Ул Россиядәге халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас саклау елы кысаларындагы эшчәнлекне йомгаклау уңаеннан оештырылды. Нәни кызларга татар милли киемнәре хакында тасвирлап аңлаттылар.

Чараның махсус кунагы итеп Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның рәссам-декораторы, калфак чигү остасы Ландыш Мәгъданурова чакырылган иде. Биредә Ландышның калфакларыннан ясалган бик матур күргәзмә эшләде.

Милли-мәдәни мирасыбызны пропагандалаучы чара укучы балаларның шигъри гөлләмәләре белән баетылды. Сөенечле күренеш, кечкенә кызларның кайсыберләре бик күркәм, килешле генә калфаклар кигәннәр. Димәк милләтебезгә ихтирам-хөрмәтләре бар!

Бүгенге көндә милли бизәнгечләр белән беркемне дә аптырата алмыйсың. Алар заманча сулыш алып, үсешеп, тормышыбызга кот-ямь өстәргә яңадан кайтып кереп бара. Калфакларның хатын-кыз гүзәллеген күрсәткән баш киеме икәнен ассызыклап үтсәк, дөрес булыр! Бүгенгедәй халыкның мәдәни мирасы өлгеләрен эшләргә өндәп, яшь буын вәкилләрендә милли үзаңны үстерик, тормышыбызга яңа сулыш өстик, газиз милләтәшләр.

Очрашу ахырында Айгөл Радис кызы катнашучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия оештырылды, архивның бүлмәләре белән таныштырды. Хәтта ки 1922 елгы китапны да күрсәтте, балаларның сорауларны җаваплар бирде, тарихны өйрәнергә, милләтебезне яратырга өндәде.

Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*