tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәситә» – ТНВ каналында бөтен гаилә белән карарга Яңа ел мюзиклы
«Хәситә» – ТНВ каналында бөтен гаилә белән карарга Яңа ел мюзиклы

«Хәситә» – ТНВ каналында бөтен гаилә белән карарга Яңа ел мюзиклы

31-нче декабрь көнне ТНВ тамашачыларын Яңа ел премьерасы – Альберт Шакиров сценарие буенча төшерелгән «Хәситә» мюзиклы көтә. Әсәрнең исеме татар хатын-кызларының борынгы бизәнү әйбере булган хәситәгә (кыймммәтле ташлар, тәңкәләр белән бизәлгән тасма) багышланган. Вакыйгалар нәкъ менә шундый кыйммәтле, борынгы хәситә тирәсендә бара да инде.

Гаиләдә буыннан-буынга кадерләп кенә сакланып тапшырылып килгән хәситә уйламаганда карак (Илгиз Шәйхразиев) кулына килеп керә. Эстрада йолдызы булырга хыялланучы Әминә (Әминә Мортазина) ничек итеп үз куллары белән әбисенең бүләген чит кешегә биреп җибәргәнен аңламый да кала. Абыйсы (Илгиз Хәсәншин) белән бергәләп алар шунда ук каракны эзәрлекләргә керешәләр. Бәхеткә, аларның берничә тапкыр талпынып карарга мөмкинлекләре бар, чөнки хәситә урлану белән вакыт барышы ук үзгәргән булып чыга. Әмма, 31 декабрьнең төн уртасы җиткәнче гаилә мирасы табылмаса, барлык геройлар мәңге кабатланып торачак бер көндә калачаклар.

Мюзиклны төшерү Казан шәһәрендә: халыкара аэропорт территориясендә, көрәш сараенда, башкала урамнарында, шәһәр читендә һәм Баулыдагы танылган «ике сәгатьлек күпер»дә бара. Күпернең дә мюзиклда бик әһәмиятле роле бар.

Рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары Салават һәм Гүзәлем Миннехановлар, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Булат Хисмәтов, Эльвира Розали, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, танылган көрәшче Булат Мусин, Г. Камал ис. театр актрисасы Дания Нуруллина һәм башкалар.

ТНВ каналның баш мөхәррире һәм фильмның продюсеры Алинә Сөләйманова җитәкләгән иҗат төркеме, баш режиссёр Резеда Фәсхетдинова, куючы режиссёр Олег Кондрашов, режиссёр Рамилә Сәетова, куючы оператор Дониёр Кенджаев белән берлектә төшерү процессының иң җаваплы һәм катлаулы өлешенә әзерләнәләр. Мюзиклның финал өлешендә катнашу өчен Казанга махсус «КАМАЗ-мастер» автоузыш командасы һәм танылган пилот Эдуард Николаев ярыш машиналарын алып  киләләр. Шулай итеп, ТНВ каналының мюзиклында якынлашып килүче елның яңа символы итеп бизәлгән ярыш КАМАЗлары колоннасы күрсәтеләчәк.

Фильмның әлеге сәхнәләре 6 декабрь төнендә Казанның иске дамбасында төшереләчәк. «Ә безнең төркемнең хезмәт юлында зур проект төшерү өчен ябылып торган тагын бер күпер барлыкка киләчәк»,-дип шаярта иҗатчылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*