tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Казанда «Сәйяр» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров Казанда «Сәйяр» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров Казанда «Сәйяр» фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивале  җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бөтен республикадан җыелган талантлы балаларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котладылар.

Фестивальнең Гран-приена Минзәлә гимназиясенең театр труппасы һәм Казан шәһәре Совет районы «181 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» лаек булды.

Белешмә өчен:

“Сәйяр” фестивале Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша. Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*