tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган
Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган

Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр быелга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясаган

Актанышбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр узган ел беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәге егетләребезгә окоп шәмнәре ясауны башлап җибәргән иде. Былтыр алар җитештергән 600 данә яктырта да, җылыта да торган шәмнәр кайнар ноктага барып җитте. 2024 елга чыккач 300 дән артык окоп шәме ясап фронтка озатырга әзерләп куйганнар. Кулдан ясалган мондый яктылык чыганагы тиз генә эреп бетми, бәлки үзебезнекеләрнең күңел һәм кул җылысы озак янарга бер этәргечтер.

Актанышбаш авыл җирлегенә караган Чөгәнә мәдәният йортында көн саен иртәннән кичкә кадәр кеше өзелми. Биредә бәйрәм ялларыннан соң ук Актанышбаш, Әҗәкүл, Чөгәнә авылларының мәдәният хезмәткәрләре окоп шәме ясауны кабат оештырып җибәрде. Аларга авыл халкы да булышырга килә.

Ләйсән Газизова

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*