tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде
Актанышта Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде

Актанышта Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде

Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булучыларның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.

Актанышлылар арасында Габдулла Тукай бүләгенә беренче булып Гамил Афзал лаек булган. Гамил Афзалдан соң рәссам Васил Маликов, җырчы Әлфия Афзалова, шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, Лена Шакирҗанова, язучы Вахит Имамовка әлеге мәртәбәле бүләк тапшырылган.

Быелгы лауреатлар арасында шагыйрь, публицист, «Мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Леронның булуы олы горурлык. Китап-постамент каршына күптән түгел бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылды.

Гамил Афзал фестивале кысаларында биредә Тукай премиясенең өр-яңа лауреатын – Ләбиб Леронны котлау тантанасы узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әдипне зур уңышы белән тәбрик итте, Ләбиб Леронны Актаныш районының данлы шәхесе дип атады.

Ләбиб Лерон якташларының зурлауларына олы рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә язучылар мәдәният паркындагы Гамил Афзал бюстына, Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*