tatruen
Баш бит / Яңалыклар / #АктанышҮткәннәнКиләчәккә проекты тормышка ашырыла
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә проекты  тормышка ашырыла

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә проекты тормышка ашырыла

Безнең Актаныш муниципаль районының барлык көн кадагындагы булган
хәбәрләре, кайнар вакыйгалары, иң үзенчәлекле фотолары элек-электән үк
“Актаныш таңнары” иҗтимагый-сәяси газетасының битләрендә урын ала.
Шулай инде, гасырга якын – 90 ел буена районыбызның мактаулы үткәне,
үрнәклелек өлгесе булган – әлегесе, киләчәккә – якты караш газетабыз
битләрендә басыла. Агымдагы елдагы зур юбилеебыз уңаеннан гамәлгә
куелган – #АктанышҮткәннәнКиләчәккә.
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә проектыбыз бик матур гына тормышка
ашырыла. Һәр юнәлеш буенча җитди генә, үткен материаллар дөнья күрә.
“ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” мәгълүмат һәм мөхәррият үзәгенең
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә киңкүләмле, бик зур проекты кысаларында
бик күркәм, тарихи, истәлекле “Район сулышы” фотопроекты да бара. Ул һәр
шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә даими рәвештә социаль
челтәрләрдәге мөхәрриятебезнең сәхифәләрендә һәм каналларында чыга.
Шунысын да әйтеп үтсәк дөрес булыр, проект Актаныш районы Башкарма
комитетының Архив бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла. “Район
сулышы” белән бергә тарих сәхифәләренә иң уелып калган кадрлар сайлана,
хәтер дәфтәрләре һәм блокнотлары актарыла, хәтирәләр яңара.
Юлай Низаев, “Актаныш-информ”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*