tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акъяр мәктәбендә туган тел укытучылары семинары
Акъяр мәктәбендә туган тел укытучылары семинары

Акъяр мәктәбендә туган тел укытучылары семинары

Танылган мәгърифәтче Хәбибуллиннар хезмәт юлын үткән Акъяр мәктәбендә Төмән районының этномәдәни белем бирә торган мәктәпләренннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы семинарга җыелдылар.

Тема федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән бәйле иде. Ачык дәрес яңа стандартларга туры китереп төзелгән, татар әдәбияты сәнгать дәресе белән параллель үткәрелде. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын укучы виртуаль театрда карады. Аннары күңелләренә сеңдергән белемнәрен татар һәм рус телләрендә сөйләп бирделәр.

Класстан тыш дәресне әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән 1 класс сабыйлары көз турында шигырьләрдән башладылар. Аларның тырышып, тукталып калмыйчан башкарулары, аннары рус халык әкияте “Шалкан”ны оста итеп сәхнәләштереп бирүләре кунаклар күңеленә хуш килде.

Муллаш мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Гадрәхимова тема уңаеннан эчтәлекле доклад әзерләп килгән. Ул укытучыларның да фикерләрен сорап, белемнәрен тикшереп алды.

Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова

Аннары район методик берләшмәсе җитәкчесе – ике мәртәбә РФнең иң яхшы укытучысы дәрәҗәсенә ирешкән филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова дәрес күрсәткән мәктәп директоры, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Сәйфуллинага, сәнгать дәресе укытучысы Рамилә Мирьяминовага, башлангыч класслар мөгаллиме Динара Кәримовага рәхмәт белдерде, уку елына планнар белән таныштырды, бу уку елында үтәчәк олимпиадада, бәйгеләрдә катнашырга чакырды, яңа дәреслекләр, методик әсбаплар турында сөйләде, уңышлар теләде.

Йомгаклап район мәгариф идарәсенең оештыру-методик эшләр бүлеге методисты Ирина Стрижак актив эшләүләренә, матур дәресләр күрсәтүләренә укытучыларга рәхмәтен җиткерде. Туган телне саклап, хөрмәт итәргә кирәк, диде.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*