Курслар әлифба китабы белән танышудан башланды. Дәресләрне Казан федераль университетының Алабуга институты укытучылары алып бара. Курсларга 270 кеше язылган, һәр төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Укулар 3 айга исәпләнгән. Оештыручыларның әйтүләренчә, курсларга әлегә кадәр язылырга мөмкин. Аны тәмамлаучылар ахырдан имтихан тапшыра, телне белү дәрәҗәсен күрсәткән сертификатлар бирелә.