tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектаудан Рудкинс Асса Брендон: «Татар теле — анам теле»
Биектаудан Рудкинс Асса Брендон: «Татар теле — анам теле»

Биектаудан Рудкинс Асса Брендон: «Татар теле — анам теле»

Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә интернациональ гаиләдә үсүче Рудкинс Асса Брендон укый.

4нче спорт (футбол) сыйныфында укучы: «Татар теле ул — минем анам теле» дип, татарча шигырь сөйли. Мәктәпкә укырга кергәч, ул музыка коралында уйнарга да өйрәнгән, татарча спектакльләрдә бик теләп катнаша икән.

Энесе Тони да шушы мәктәптә 2нче сыйныфта укый.

«Брендон кечкенәдән җыр- моңга тартылган бала. Дусларына беренче булып ярдәмгә ашыгучы да ул. Аңарда логик фикерләү бик көчле», — дип мактый егетне укытучысы Алия Хәкимова.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*