tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды
Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды

Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды

Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды. Әлеге очрашу Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Семинарны Алабуга мөхтәсибәте мөслимәләре оешмасы оештырды.

Семинарда Алабуга шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов,  КФУның Алабуга институты доценты Альберт Нигамаев, мәктәп директорлары, шәһәр һәм район мөслимәләре катнашты. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үзенең сәламләү сүзендә татар милләтен, татарлыкны дин, гореф-гадәтләр аша саклап калу кирәклеге турында сөйләде. “Без бердәм һәм тату милләт булып яшибез, Аллаһы Тәгалә милләтне сакларга өнди. Без аны үзебезнең оныкларыбызга җиткерергә, аларны шушы мохиттә тәрбияләргә тиешбез. Татар теле, динебез һәм гореф-гадәтләребез үзебездән соң килгән буынга да тапшырылырга тиеш. Бу безнең зур бурычыбыз”, – диде Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Альберт Нигамаев, тарихи чыганакларга нигезләнеп, татарларның Ислам динен кабул итүе, нинди җирлектә яшәве һәм башкалар кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Аннан соң Алабуга мәчетләренә йөрүче мөслимәләр татар халкының “Килен каршы алу”, “Әбием сандыгы” һәм “Аулак өй” кебек гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Семинарда барлыгы 60 лап кеше катнашты. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*