tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борһанов Томск Татар бистәсенә музей-тыюлык статусын бирергә сорый
Альберт Борһанов Томск Татар бистәсенә музей-тыюлык статусын бирергә сорый

Альберт Борһанов Томск Татар бистәсенә музей-тыюлык статусын бирергә сорый

Татар төбәкчеләре Томск шәһәре Татар бистәсенә федераль дәрәҗәдәге тарихи-мәдәни, архитектура музей-тыюлыгы статусын бирергә сорый. Бу мөрәҗәгатьне Россия Президентына, Томск өлкәсе губернаторына һәм Татарстан Президентына юллаячакбыз, дип белдерде тарих фәннәре докторы, Татарстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов.
12-13 сентябрьдә Томскида Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы уза. Ул Татар бистәләре тарихына багышлана.

Томск шәһәрендәге Татар бистәсе тарихчылар, туристлар, татарлар өчен зур кызыксыну уята. Биредә XIX гасырда һәм XX гасыр башында төзелгән бик күп агач йортлар сакланып калган. Өлкәнең Татар мәдәни үзәге музее мөдире, тарих фәннәре кандидаты Лидия Муравьева яңгыраткан мәгълүматларга караганда, 200ләп бина турында сүз бара.

Томскида борынгы агач йортлар һәм биналар Татар бистәсендә генә түгел, тарихи үзәктә дә бик күп. Аларда рус сәүдәгәрләре яшәгән булган. Кайбер биналар тарихи һәм мәдәни һәйкәл буларак дәүләт тарафыннан саклана. Əмма игътибар җитмәгән, җимерелеп барган йортлар шактый.

Россиянең уналты төбәгеннән Бөтенроссия форумына җыелган төбәкчеләр Татар бистәсен карап чыкты. “Томскиның Татар бистәсе агач архитектура үрнәге булып тора. Форум исеменнән хакимияткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу җирлек федераль, кимендә өлкә дәрәҗәсендәге музей-тыюлык булып сакланырга лаек”, – диде Альберт Борһанов.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*