tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматыда Татар музыкасы концерты
Алматыда Татар музыкасы концерты

Алматыда Татар музыкасы концерты

Бүген «Рухани Жанғыру» программасы кысаларында Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең Концертлар залында Татар музыкасы концерты уза. Казахстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әлеге мәдәни чараның мәртәбәле кунагы. 700 кешелек зал шыгрым тулы, билетлар сатылып беткән.

Концерт алдыннан Васил Шәйхразиев Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең генераль директоры Җенис Сейдуллаулы белән очрашты. Алар Казахстан-Татарстан республикалары арасындагы мәдәни багланышлар турында сөйләште.

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы оештырган концертта Казах дәүләт филармониясенең Нуржан Байбусынов җитәкчелегендәге зур симфоник оркестры катнаша. Шулай ук “Астана Опера” солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисткасы Майрә Мөхәммәткызы, Татарстанның “алтыш тавышы” Филүс Каһиров чыгыш ясый.

Кичәдә Казахстанда  туган һәм эшләгән татар композиторларының, аеруча Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин  һ.б. әсәрләре яңгыратыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*