tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Almet Music Lab иҗади отчет концертына чакыра
Almet Music Lab иҗади отчет концертына чакыра

Almet Music Lab иҗади отчет концертына чакыра

Бу елның 19 мартында «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Ленина урамы, 69А йорт) Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең отчет концерты узачак.

Бер атна дәвамында лаборатория катнашучылары өчен төрле төрки коралларда уйнау нигезләре буенча мастер-класслар узды. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен Төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинчелеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле кораллар). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен чын юрта (Идел буе Болгарының торагына аутентик реплика) эчендә мобиль тавыш яздыру студиясе корылды. Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды.

Иҗади-отчет концертына килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачаклар. Алга таба бу материал Интернет киңлекләренә, музыкаль платформаларга да чыгарылачак. Концертның махсус кунагы — Татарстанның атказанган артисткасы, «Голос» проектының финалисты — Эльмира Кәлимуллина. Чара 18 сәгатьтә башлана.

Концертка теркәлү  — бушлай, түбәндәге сылтама буенча: https://yummy-music.timepad.ru/event/1961138/

Концертны онлайн трансляциядә карап булачак: https://vk.com/video-210971726_456239022

Лабораторияне «Татнефть» Хәйрия фонды һәм Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Yummy Music татар лейблы оештырды. Партнерлар арасында: Татарстан Республикасының Милли китапханәсе һәм VK Music платформасы.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*