tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Әлмәтова – Сембер татар сәхнәсенең моңлы сандугачы
Алсу Әлмәтова – Сембер татар сәхнәсенең моңлы сандугачы

Алсу Әлмәтова – Сембер татар сәхнәсенең моңлы сандугачы

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче «Хыял тамчылары» балалар ансамбле hәм «Урама» фольклор коллективы сәнгать җитәкчесе Алсу Әлмәтова 30 еллык иҗат юлына йомгак ясады.

Унбиш яшьлек Алсу Әлмәтова (ул чакта әле Сәлахова) беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк баса hәм үзенең гомерен, хезмәт елларын татар мәдәниятен үстерүгә, халкыбызның борынгы көй-моңнарын барлап тамашачыга җиткерүгә багышлый. Талантлы hәм тәҗрибәле педагог буларак, ул балаларга татар җырларын өйрәтә. Һәркемдә соклану хисе тудырган аның бу шөгыле, әлбәттә, мактау сүзләренә лаек. Әле яңа гына теле ачылган сабыйларны җырларга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, милли уен коралларында уйнарга өйрәтү зур тырышлык куюны, сабыр hәм талантка ия булуны таләп итә. Ә Алсу Иршат кызында әлеге күркәм сыйфатлар җитәрлек. Бу аның эш нәтиҗәләрендә ачык чагыла. «Хыял тамчылары» ансамбленә йөрүче балалар саны елдан-ел арта, ә аларның осталыклары шомара, сәләтләре ачыла бара.

Узган елда Татар мәдәният үзәге карамагында «Урама» фольклор ансамбле эшли башлады. Күптән түгел үзәк җитәкчеләре әлеге коллективны Алсу Иршат кызына ышанып тапшырды. Ул «Урама»га, чын мәгънәсендә, җан өрде. Алар кыска гына вакыт эчендә төрле төбәкара конкурслар hәм бәйгеләрдә катнашырга да өлгерде. Хәзер Ульяновскида бер генә татар чарасы да «Урама»ның җыр-моңнарыннан башка үтми.

Халкыбыз мәхәббәтен казанган җырчының әле яңа гына тагын бер сәләте ачылды — ул үзен автор-башкаручы сыйфатында танытты. Беренче җырымны алты ел элек әниемә багышлап иҗат иткән идем, ди сәхнә остасы, ягымлы елмаеп. Соңгы арада ул җирле авторларыбызның да берничә шигыренә көйләр язган.

Алсу Иршат кызы Татар мәдәният үзәгендә эшләүче Б.Тарханов исемендәге татар халык театрының алыштыргысыз hәм оста артисты да әле.

«Алсу – төп рольләрне башкаручыбыз. Аның белән бергә алты спектакльне сәхнәләштердек. Шундый оста, үз эшен яратып башкаручы, талантлы артистларыбыз булганда, театрыбыз бер дә тынып тормас», – ди режиссер Гөлия Салахутдинова.

Сәнгать остасының гаиләсе дә сокланырлык. Тормыш иптәше Алмаз белән матур гына яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Айгөл, Әнвәр hәм Әмир — бүген Сембер татар сәхнәсенең яшь, өметле йолдызчыклары.

Алсу Әлмәтованың иҗат кичәсе көнне Татар мәдәният үзәге гөрләп торды. Аны тәбрикләргә шәрәфле кунаклар да, укучылары да, иҗатташ дуслары да, яраткан, рәхмәтле тамашачысы да килгән иде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәнияләрне яңарту hәм үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Ковшенина hәм Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Алсу Иршат кызының күпкырлы талантына соклануларын белдереп, югары бәя бирделәр. Милләтебезнең шундый сәләтле, асыл кызлары булганда, телебез, мәдәниятебез юкка чыкмас, үcәр, диде автономия рәисе hәм аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*