tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын битлек» премиясе директоры Мария Ревякина «Әллүки» спектаклен яратып караган
«Алтын битлек» премиясе директоры Мария Ревякина «Әллүки» спектаклен яратып караган

«Алтын битлек» премиясе директоры Мария Ревякина «Әллүки» спектаклен яратып караган

«Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта ул ТР мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

«Яңа гына Мәскәүдә Туфан Имаметдиновның „Әллүки“ спектаклен карадык. Искиткеч спектакль! Нинди актерлар! Нинди тавышлар», — дип сокланды ул «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакленә.

«1996 елда Казан ТЮЗы Борис Цейнтлинның „Буря“ спектакле белән катнашкан иде. Бу ачыш иде, барлык Мәскәү театрларыннан көчлерәк иде», — дип искә алды Мария Ревякина.

Ул соңгы елларда «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва иткән Фәрит Бикчәнтәев һәм Айдар Җаббаров куйган спектакльләрне дә искә алды.

«Без сезнең театрларны беләбез һәм яратабыз. Аларны төрле программаларыбызга чакырабыз. Үткән ел бездә Әтнәнең „Фронтовичка“ һәм Буаның „Абага“ спектакльләре булды. Болар да ачыш булды. Воронежда Әлмәт театры „Кибет“ спектаклен күрсәтте. Без бу театрны бик яратабыз», — дип нәтиҗә ясады «Алтын битлек» театр премиясе директоры.

Казанга «Алтын битлек» лауреаты булган ике театры киләчәк. «Мастерская Н.П.Фоменко» театрының Шекспир буенча куелган «Сон в летнюю ночь» спектакле Качалов театры сәхнәсендә бүген һәм иртәгә була. Пушкин исемендәге театрның «Добрый человек из Сезуана» спектакле 5 — 6 октябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтелә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*