tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын каләм» XXVI Республика фестиваленә гаризалар кабул итү башлана
«Алтын каләм» XXVI Республика фестиваленә гаризалар кабул итү башлана

«Алтын каләм» XXVI Республика фестиваленә гаризалар кабул итү башлана

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале узачак. Фестивальдә традицион рәвештә 10-20 яшьлек 170 (быел катнашучылар саны 50 кешегә арткан) яшь журналистның (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашуы көтелә.

Фестивальне Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Академия творческой молодежи» төбәк иҗтимагый оешмасы, «ТАТМЕДИА» агентлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстанның Яшьләр хөкүмәте оештыра.

Фестивальгә гаризалар кабул итү 23 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны сайлап алу ике этапта бара. Беренче этапта портфолио әзерләү һәм https://forms.gle/rAQgKwzfRTq22jaQA  сылтамасы буенча гариза тутыру шарт. Икенче этап — махсус кушымтада бирем үтәү (бирем шартлары ВКонтактедагы төркемдә урнаштырылачак). Финалга узган катнашучылар исемлеге 17-20 июль аралыгында билгеле булачак.

Быел фестиваль 8 юнәлеш буенча эш алып барачак: басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM.

Татарстандагы матбугат кырында булган иң актуаль темалар нигезендә фестиваль темалары да билгеләнде:

«Туган телем — газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»;
«2021 ел — Россиядә фән һәм технологияләр елы»;
«Илкүләм проектлар — яшьләр күзлегеннән»;
«Авыл көче. Авыл яшьләренең үсеш территориясе»;
«XXI гасыр яшьләре: үсмерләр турында үсмерләр»;
«Алга — киләчәккә: 50 елдан соң журналистика».
Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре — Гран-при ияләре — ТР бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча (рус һәм татар телләрендә) КФУда уку мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, һәр катнашучының республика басмаларында һәм яшьләр оешмалары матбугат хезмәтләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында стажировка алу мөмкинлеге булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*