tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихчы Альберт Борхановка 65 яшь
Тарихчы Альберт Борхановка 65 яшь

Тарихчы Альберт Борхановка 65 яшь

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, танылган тарихчы Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Альберт Әхмәтҗан улы!
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Татар тарихын өйрәнүгә керткән өлешегез, Россиянең татарлар күпләп яшәгән регионнарында күп санлы фәнни-гамәли конференцияләр оештыруыгыз Сезне чын мәгънәсендә үз эшегезнең остасы булуы турында сөйли. Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын.
Сезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телибез. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*